Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңәренә нык ышанган солдат

Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗип улы Нәҗиповка 99 яшь тулды.

Алабуга районы Көек авылында күп балалы гаиләдә туып үскән Мулла Нәҗип улы армия хезмәтенең соңгы елын үткән вакытта, сугыш башланып китә. Хәрби задание алган егетләр өйрәтүләр бара дип уйлый.

- Икенче тапкыр боеприпаслар алырга барганда, безгә яңа киемнәр бирделәр. Сәгать көндезге 12дә Молотовның чыгышын ишеткәннән соң, илгә дошман басып кергәнен белдек, - дип сөйли Мулла бабай.

Нәҗиповлар гаиләсендә сигез малай, бер кыз үскән. Җиде туган сугышка китә, иң кечесе Кадыйр гына, мәктәп яшендәге бала, бу мәхшәргә эләкми. Дүрт туган сугыш кырында ятып калган. Исән әйләнеп кайткан Шамил, Әхмәт абыйлары да бүгенге көндә вафат инде.

- 1920 елгы игезәк энеләрем Гали белән Хәсән хәбәрсез югалды, - ди ветеран көрсенеп.

Ничә еллар үтсә дә, аның күңелендә һич төзелмәс яралар әрни. Сугыш елларында дүрт тапкыр яраланып, маңгаенда калган ярчык аркасында операцияләр кичереп, сәламәтлегенә күпме зыян алса да, ул әле үз аякларында йөри. Канлы көрәшләрдә күпме иптәшләрен югалткан, фашистлар белән йөзгә-йөз очрашкан Мулла Нәҗипов. Хатирәләр ветеранга тынгы бирми. Сугышның беренче көненнән үк аларны Румыниягә, аннан Биссарабиягә җибәрәләр. Сталинград янындагы көрәшләрдә күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән Кызыл Байрак ордены - башка орден һәм медальләр арасында иң кадерлесе. Курск дугасындагы хәлиткеч бәрелешләрнең күз алдыннан китәсе юк. Аннан соң Белоруссия фронты, Польшаны азат итү. Кайсы шәһәрне кайчан азат иткәннәрен ул бүген дә яхшы хәтерли.

- Алар минем йөрәгемә уелып калган, - ди Мулла бабай. - Бер хәлиткеч һөҗүм алдыннан ике солдатка бер винтовка бирделәр, һәм... биш патрон. Дүртәр патрон дошманга, соңгысы - үзебез өчен. Нинди аяныч хәлләрдә калырга туры килсә дә, мин һәрвакыт җиңәребезгә ышандым.

Сугыштан кайткач, янгын хезмәтендә ике ел эшли, аннары машинага, аннан комбайнга утыра. Илленче еллардан соң, Ядегәрдә яши. Лаеклы ялга чыккач, Алабугага күченә.

Нәҗиповлар биш малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.

- Тормыш иптәшем Нурания Юраш кызы иде, без аның белән комбайнчы булырга укыганда таныштык, - ди Мулла бабай.

Нәҗип абый белән Шәмсурый апа комбайнчы киленнәрен үз кызларыдай якын күрәләр.

Хәзер инде Нурания апа да, өлкән уллары да бакыйлыкка күчкән. Алабугада яшәүче кызы Нурсаба әтисен ярдәменнән ташламый, төпчек улы Урал да Чаллыда гына тора. Бүген күпсанлы оныкларына шатланып яши Мулла бабай.

v

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев