Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишегалды – безнең ныгытма

Тынычлык проспекты буенча урнашкан 51 һәм 53нче йорт ишегалларында башкарылган эшләрне биредә яшәүчеләр берничә ел көткән иде - машина кую урыннарын киңәйттеләр.

Автомобильгә юл киңәя

Йорт бер машинаң булу зиннәтлелек саналган чорда салынган, хәзер исә гаилә берничә машинага мохтаҗ. Замананың бу шаукымы шуңа китерде: ишегалдында урын җитмәгәнгә, автомобильләрне юл кырларына, АТС янына куя башладылар. Бу хәл машина хуҗаларын да, җәяүлеләрне дә борчыды, чөнки еш кына тротуарлар да "басып алына" иде. Моннан тыш, калдырылган тар урыннан махсус техникага керерлек җай юк.

Йортта яшәүчеләр ярдәм сорап үз депутатлары Ольга Зайцевага мөрәҗәгать иттеләр.

− Эш шунда ки, йорт янындагы җир исәпкә куелмаган, межаланмаган иде. Аны күпфатирлы йорт милеге итү өчен зур эш башкарырга туры килде. Шуннан соң, район башлыгы Геннадий Емельянов булышлыгы белән" машина кую урыннарын киңәйтү буенча республика программасына эләктек, − дип сөйләде депутат.

Шул рәвешле, теләкләре чынга ашканга, биредә сөенеп бетә алмыйлар.

Элекке гаишник, пенсионер Василий Колпаков:

- Мин бу парковка турында күптән хыялландым. Әлеге мәсьәлә буенча инде күп тапкыр мөрәҗәгать итеп килдек, ниһаять ясадылар. Моңа кадәр машинаны урамда калдырырга туры килә иде, ә хәзер барысы да яхшы, эшләре өчен йолдызлы бишле куям. Барлык ишегалларында да шундый машина куя торган урыннар ясасыннар иде, кешеләр урамда парковкага урын эзләп йөрмәс иде. Бернинди канәгатьcезлек юк, машиналар сыя, чүпне чыгаралар, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүдерү машиналалары да җиңел керә.

Сергей Ларионов:

- Бер минусы бар, каршы яктан чыгып китү юлы юк. Машинаң эчтә калса, аны ябалар һәм ишегалдыннан чыга алмый интегәсең. Парковка матур һәм зур булса да, ул дөрес ясалмаган. Бордюрлар да биек эшләнгән, әмма кыш көне яхшы булыр дип уйлыйм. Хәзер күбесе машиналарын монда керткәнлектән, урамда тыныч, миңа машинаны анда калдыру уңайлырак. Миңа кешеләр турында искә төшерүләре ошый, хәзер һәркем диярлек машиналы бит.

Юлия Черкас, пенсионер, 89 яшь:

- Машиналарны бер бер артлы куялар. Өч машина куярлык урынга, берәү керә дә баса. Кешеләр машиналарын куя белми, культуралы түгел алар. Мин 9нчы катта яшим һәм һәрчак күзәтәм, миңа аннан барысы да күренә. Машиналарны да саныйм, кемнең ничек куйганын да беләм. Менә, мәсәлән, Колпаков машинасын һәрвакыт дөрес куя. Кайберәүләрне чыгып, ачуланасы килә. Безнең йорттагы машиналы кешеләргә нинди яхшы машина кую урыннары ясадылар, ишегалдын киңәйттеләр, үзләре дә бераз тәртип кертсеннәр иде. Үзләре турында гына уйлаучылар бар, уңайлы итеп кайтып туктый да кереп китә, күршесе турында уйламый. Ишегалдын бит алар өчен киңәйттеләр!

Күрше 65нче йорт ишегалдында да машина кую урыннарын билгеләп, киртәләделәр. Алар 2009 елда Идарәче компания хезмәтләреннән баш тартып, үз "Ромашка" ширкәтен булдырган иде. Аның җитәкчесе Елена Сермеева сөйләгәнчә, алар ИК хезмәтләренең сыйфатын килештермәгән (хәзер ул шәһәрдә юк инде) һәм гомуми җыелышта идарәнең икенче ысулын сайлап карарга тәвәккәлләгәннәр.

Хәзер аларның ишегалдында машина кую урыннары бар, ачкыч һәм йозаклары төрлесе төрле төстә. Чәчәк түтәлләре бай, подъездларында - чисталык һәм тәртип, стена такталарында җыйнак итеп белдерүләр элгәннәр. Почта тартмалары белән янәшә тагын берәү - документлар өчен.

− Иң әһәмиятлесе - халык белән эшләү. Кайчандыр кешеләр фатирларын гына йорт дип санаган булса, хәзер алар аның йорт тирәсендәге җирдән башланганын аңлый. Никадәр сакчыл мөнәсәбәттә булсак, аны карап тотуга шуның кадәр азрак акча китәчәк, − ди Елена Сермеева.

ТКХ Департаментында аңлатуларынча, ишегалды юлларын киңәйтүне йортта яшәүчеләр үз хаспларына - акча җыеп яисә акчаларны ширкәт исәбенә күчереп ясый ала. Моны милекчеләр җыелышы хәл итә. Аларның ризалыгы җыелыш карарында теркәлгән булырга тиеш. Коммуналчылар, газ хезмәте һәм электриклар белән яраштыру да мөһим. Муниципалитетка гариза язарга да була, финанслау мөмкинлеге каралачак.

Күпфатирлы йорт ишегалдында юлны киңәйтүгә ничек ирешергә:

Милекчеләр

1. Гомуми җыелыш үткәрә.

2. Коммунал оешмаларга мөрәҗәгать итә, алар проект эшли, смета төзи, документлар әзерли.

3. Җирле хакимият (өлешчә, архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча комитет (департамент), инженер хезмәтләре, Роспотребнадзор һ. б. хуплавы кирәк.

4. РФ Торак Кодексының 39 маддә 1 өлешендә әйтелгәнчә, бүлмә ияләре гомуми милекне тоту чыгымнарын үз өстенә ала. Димәк, ишегалдындагы юлларны киңәйтү һәм машина урыннарын булдыру чыгымнарын күпфатирлы йорттагы бүлмә хуҗалары күтәрә.

Муниципаль юл

1. Квартал эчендәге юлларны киңәйтү өчен, җирле үзидарәгә язма гариза бирелә. 30 көн эчендә җавап алынырга тиеш.

2. Рөхсәт бирелсә, хакимият проект әзерли һәм башкаручыларын таба. Рөхсәт булмаса, сәбәпләре аңлатыла. Моның белән килешмәүче милекчеләр судка мөрәҗәгать итә ала.

Балалар мәйданчыгы үз урынында булсын

Машина кую урыннары киңәйтелгәндә, балалар мәйданчыкларына зыян килмәскә тиеш. Аларның торышын Идарәче компанияләр тикшереп тора. Төзекләндерү һәм ком китерү буенча да аларга мөрәҗәгать итәсе.

Җирле бюджет хисабына яңа мәйданчыклар төзеләчәк.

Юрист Равил Салихов аңлатмасы:

− Ишегалдыгызда иясез транспорт күрсәгез, аның торган урынын фотога төшерегез һәм ЮХИДИ бүлеге башлыгы исеменә язма гариза җибәрегез. Хатны электрон элемтә, почта аркылы яисә шәхсән тапшырырга була. Рәсми шикаятьне участок полициясе вәкиленә бирергә дә була. Мондый гамәлләр нәтиҗәсендә хуҗасыз машина ул урыннан алыначак. Күрсәтмәнең икенче ягы да бар. Машина кагыйдәгә туры китереп куелган, әмма ул анда күптәннән булса, нишләргә? Бу очракта да хокук органнарына гариза язарга кирәк. Бәлки, ул урланган яисә эзләүдәдер. Машина иясенә юридик яктан дәгъва юк һәм ул каядыр киткән генә булса, аңа беркем тими. Сүтелеп беткән машина күрсәгез, шулай ук муниципаль хакимияткә җиткерү кирәк.

Райбашкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге башлыгы Максим Мартыненко аңлатуынча, автомобильне 45 көннән артык файдаланмыйча ишегалдында тоту Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу санала. Моның өчен 2 мең сумнан алып штраф каралган. Андый машина турында Идарәче компаниягә дә белдерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев