Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Искә алу көне

Үткән шимбәдә Хәтер мемориалы каршында гомумшәһәр чарасы узды, ул илебез тарихында кайгылы көн булып калган 22 июньне – хәсрәт көнен искә төшерү уңаеннан ел саен оештырыла.

1941 елның 22 июнендә гитлер Германиясе сугыш игълан итми генә җиребезгә басып керде. Инде 78 ел үтсә дә, ул куркыныч көн безнең күңелләрдән китми тора. Шул көн эчендә, миллионлаган кешенең барлык ниятләре җимерелеп, тормышның асты-өскә килгән.

Чарада район башлыгы Геннадий Емельянов катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре мактаулы кунак итеп чакырылды.

Бүген без илебез тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсен искә алабыз. 1941 елның 22 июнендә һәр гаиләгә хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы башланган һәм ул миллионлаган ватандашларыбызны юк иткән. Бу көнне Ватаныбыз иреге һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргәннәрне, Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын кичкән, гаҗәеп тырышлык белән Җиңүне якынайткан, әмма еллар үтүгә, җәрәхәтләр һәм авырулардан үлеп киткәннәрне ихтирам  белән искә алабыз. Ул һәлакәтле көннәрдән без торган саен ерагая барабыз, ләкин киләсе буыннар хакына гомерләрен биргән Ватан сакчылары турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Һәлак булганнарга мәңгелек дан! Кадерле ветераннарыбыз алдында түбәнчелек белән баш иябез! − диде Геннадий Емельянов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Җиңүгә һәр шәһәр, һәр авыл, шул исәптән Алабуга районы да үз өлешен кертте. Безнең 12 меңгә якын якташыбыз фронтка киткән, 7 меңнән артыгы көрәш кырларыннан кайтмаган. Тылда – фабрика-заводларда һәм колхоз басуларында хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр көн дә хезмәт батырлыгы күрсәткән.

Нина Никитинаның әтисе сугышка 1942 елда киткән. 

Фронтка җибәрелүче яшьләрне өйрәткәнгә, аны башта ук чакырмадылар. Әни йөкле калган иде, миңа нибары алты яшь. Әтидән бер фронт хаты килде, ул анда сау-сәламәт дип язган иде. “Сугыш бетәр, һәм мин кайтырмын”,дип язган әти. Әни малай тапты, без куанычлы хәбәр җибәрергә булдык, чөнки улын бик тә көткән иде, − дип сөйли ул.

Нина Никитинаның әтисе әлеге хәбәрне алырга өлгерми, алар хатны почтага да илтеп җитешмиата кешенең хәбәрсез югалуы билгеле була. Аның кайдалыгын белергә тырышулар уңышсыз була.

Елизавета Харисова 1942 елда туган, сугыштан соңгы елларны ачык хәтерли.

Алабугага ата-анам белән бергә 1945 елда килдем, миңа ул чакта 3 кенә яшь иде. Казан урамындагы зур кара радиоалгычтан Левитан тавышы ишетелеп торганын хәтерлим. Сугыштан соңгы елларда бер телем икмәк турында хыялландык. Озакламый миңа 77 яшь тулачак, һәм мин бүгенгәчә ипине саклап тотам, торт һәм пирожныйлар яратмыйм, − дип фикерләрен уртаклаша Елизавета Леонид кызы.

Чарада катнашучыларны Бөек Ватан сугышы ветераны Рәкыйп Мөбәракшин һәм Алабуга шәһәр-районының хәрби комиссары Николай Битюков та  сәламләде.

Геройларның бюстлары алдына, Мәңгелек утка, шулай ук тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә чәчәкләр салынды. Һәлак булганнар хәтерен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарада Алабуга Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм суворовчылар да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев