Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске мәйданга яңа гомер

Алабугага "Язгы марш" килде - республика районнарындагы җәмәгать урыннарын төзекләндерү концепциясен эшләп чыгару белән шөгыльләнгән архитекторлар командасын шулай атыйлар.

Архитекторлар Пионер паркындагы "Крокодил Гена һәм Чебурашка" скульптура композициясе янында:

- Ә Шапокляк карчык кайда? - дип кызыксынды.

- Безнең ял итү урыннары өчен җитеп бетмәгән шундый читтән караш кирәк тә инде безгә, - дип аңлатты райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архтектура буенча урынбасары Ольга Никитина.

Җәмәгать урыннарын киңәйтү программасы кысаларында Татарстан архитекторларыннан торган команда "Иске мәйдан" дигән алабуга паркын үстерү өстендә эшли. Бу эшләр мәскәү архитекторы Андрей Чельцов җитәкчелегендә башкарылачак.

Кунаклар Пионер паркыннан соң, посадка буйлап, җәяүләп мәйданга барып чыктылар. Хәзер әлеге территория бөтенләй ташландык булып күренә, ләкин шәһәр җитәкчеләре алабугалыларның ике яраткан урынын бергә кушып, аны төзекләндерергә уйлый. Гомумән, Ольга Никитина сөйләвенчә, Алабугада "Гуляй-парк" булдыру өчен анык фикерләр бар инде. Алай гына да түгел, кече архитектура төрләренең эскизлары әзер, аларда Алабуга остаханәләре һәм предприятиеләренең карета остаханәләреннән алып, бүгенге капкач җитештерүгә кадәр кичәге һәм заманча тарихы чагылачак. Без әлеге күренешләр альбомын күрүгә ирештек һәм кйбер скульптура өлешләренең әзерлеген белдек. Бар серне дә чишеп бетерми генә, шунысын әйтә алам: алар урнаштырылгач, бездә фотосессияләр өчен яңа урын пәйда булачак. Алабуга архитекторлары бу урынны һәм шәһәрлекне җәяүлеләр юлы белән тоташтырырга уйлый.

Мәйданны караганнан соң, чишмәгә төшкәндә, без Андрей Чельцов белән сөйләшеп киттек, ул монда төзелгән хосусый йортларның матур күренешне каплавыннан зарланып алды. Шул ук вакытта ул Россиянең күп кенә төбәкләрендә еш кына бетеп баручы шәһәрләр очравын, анда күптәннән берни дә төзелмәвен, ә халыкның кимүен әйтеп, Татарстан турында болай әйтерлек түгел, дип билгеләп үтте.

Аның хезмәттәше - төзү-планлаштыру остаханәсе башлыгы Ольга Кутуева беренче фикерләрен уртаклашты. Аныңча, Алабуга мәйданы балалар өчен уеннар, спорт һәм йога белән шөгыльләнү урыны булырга мөмкин һәм тиеш тә. Хакимиятнең дә андый уе бар, алар биредә шулай ук сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен тренажерлар урнаштырырга тәкъдим итә. Хәзер барлык мөмкинлекләр эшкәртелә - "Язгы марш" Иннополиста Алабуга проекты өстендә эшләүне дәвам итә. Берсекөнгә үк йомгаклау презентацияләре булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев