Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Юрашта әниләрне зурладылар

Һәркайсыбызның гомере әти-әни иркәләвеннән һәм кайгыртуыннан башлана. Бездәге барлык яхшы нәрсә әнидән, аның каныннан, туган җирдән бирелгән. "Табигать", "җир", "елга" дигән сүзләргә "ана" төшенчәсен кушып әйтүебез очраклы түгел, чөнки ана мәхәббәте белән сугарылган тамырларыбыз шуннан башлана. Әниләргә матур-матур сүзләр әйтәбез, теләк телибез, вәгъдә бирәбез, әмма аналар өчен иң кадерле бүләк...

27 нче ноябрьдә Иске Юраш авылы мәдәният йортында "Карлыгач" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм урта мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән "Әнием, алтыным!" дип исемләнгән зур концерт булды. Бу көннәрдә халык телендә сүзләр гел шул концерт турында: кем баласы җырлаган, кайсысыныкы нинди инсценировкада катнашкан... Осталыкка килгәндә, сәхнәдә үз-үзеңне дөрес һәм табигый тоту, образларга керә белү, музыканы аңлап хәрәкәтләнү дисеңме - барысын да булдыра балалар.
Концерт "Карлыгач" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы белән башланып китте. Яшь артистлар бик әзерләнгән. Чыгышлары сәләтле, җыр һәм шигырьләрьдә әз генә булса да кимчелек сизелмәде. Халык аларны яратып алкышлады.
Алардан соң сәхнәгә чыккан башлангыч сыйныф укучылары сәхнәдә үзләрен чын хуҗаларча тотты: әниләргә багышланган шигырь, җыр, бию һәм җырларны сәхнәләштерү искиткеч булды.
Ә урта һәм югары сыйныф укучыларының чыгышлары, берсеннән-берсе катлаулана барып, тамашачыны бөтенләй таң калдырды. Менә кайда икән бит ул чын талантлар! Тамашачылар бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте. Ике сәгатьтән артык барган концерт бер тында сизелмичә үтеп тә китте. Халык яшь артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмичә, бик озак аягүрә алкышлады.

Мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова хәбәр итүенчә, шундый матур, эчтәлекле концерт күрсәткәннәре өчен, балаларга һәм аларны сәхнә серләренә төшендереп, зур булдыклыкка өйрәтүдә гаять күп көч куйган, балаларның сәләтен ачарга булышкан мөгаллимнәргә: "Карлыгыч" балалар бакчасы хезмәткәрләренә (җитәкчесе Миләүшә Галиева), өлкән сыйныфларны әзерләгән Ильяна Абзалтдинова, өстәмә белем бирү педагоглары Миләүшә Гайфетдинова һәм Резеда Яруллинага авыл халкы мең рәхмәтле. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә иҗади уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев