Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Истә калырлык ел булды

Яңа ел­га са­нау­лы көн­нәр ка­лып ба­ра. Бү­ләк­ләр, бәй­рәм­нәр, ма­тур күл­мәк­ләр ар­тын­нан бер­тук­тау­сыз йө­ге­рү­дән тук­тап то­рып, узып ба­ру­чы Ку­ян елын­да ире­шел­гән уңыш­лар­ны, чын­га аш­ма­ган хы­ял­лар­ны бар­лыйк. План­на­ры­быз­ның кай­сы өлеш­лә­ре тор­мыш­ка аш­кан да, кай­сы­ла­ры план бу­лып кы­на кал­ган?

Ро­за Иб­ра­һи­мо­ва, Ала­бу­га му­зей-яд­кәр­ле­ге­нең өл­кән фән­ни хез­мәт­кә­ре.

- Ку­ян елы ис­тә ка­лыр­лык бул­ды. Но­ябрь аен­да му­зей-яд­кәр­лек­тә эш­ли баш­ла­вы­ма 10 ел тул­ды, ка­те­го­ри­ям дә арт­ты. Ку­а­ныч өс­те­нә та­гын бер ку­а­ныч бу­лып со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча яңа өч бүл­мә­ле фа­тир ал­дык. Сө­е­неп туя ал­мый­быз, Ал­ла­га шө­кер. Ан­дый мөм­кин­лек бир­гән өчен Рес­пуб­ли­ка хө­кү­мә­те­нә, шә­һәр җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт. Ә без­нең му­зей тор­мы­шы бер урын­да гы­на тор­мый. Яңа про­ект­лар эш­ли­без, ту­рист­лар­ны кар­шы ала­быз, экс­кур­си­я­ләр үт­кә­рә­без. Яңа ел­га ба­гыш­лан­ган күр­гәз­мә, ос­та­ха­нә, әки­ят­ләр оеш­ты­ры­ла.

Ра­мил Әх­мәт­шин, Ала­бу­га ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сы ди­рек­то­ры.

- 2011 ел­да учи­ли­ще­быз 75 ел­лык юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Дус, бер­дәм кол­лек­тив бе­лән тә­мам­лый­быз Ку­ян елын. Бу ел­дан баш­лап 9 һәм 11 класс­тан соң уку­чы­лар ка­бул итә баш­ла­дык. Бар­лык ку­ел­ган мак­сат­ла­ры­быз­га иреш­тек. Уфа­да үт­кән Идел буе фән­ни-тик­ше­ре­нү эш­ләр кон­кур­сын­да сту­дент­ка­быз Алия Ил­ки­на җи­ңү­че исе­мен яу­ла­ды. Ме­ди­ци­на учи­ли­ще­ла­ры ара­сын­да рес­пуб­ли­ка­кү­ләм ча­ра­лар (кон­курс, олим­пи­а­да) ба­ры­сы да без­дә үтә. Го­му­мән, учи­ли­ще кол­лек­ти­вы бе­лән төр­ле дә­рә­җә­дә­ге ча­ра­ны ку­рык­мый­ча уз­ды­рып бу­ла. Ки­лә­се ел­да без­не җа­вап­лы эш кө­тә - акк­ре­ди­та­ция үтә­без. До­ку­мент­лар­ны Ка­зан­да тап­шы­рып кайт­тым. Ди­мәк, ки­лә­се ел­да яңа үр­ләр, яңа уңыш­лар кө­тә без­не. Кол­лек­тив­ны, сту­дент­лар­ны якын­ла­шып ки­лү­че бәй­рәм бе­лән кот­лыйм.

Гөл­на­ра Са­ли­хо­ва, "Ала­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге җи­тәк­че­се".

- Узып ба­ру­чы ел ва­кый­га­лар­га бай бул­ды. Хә­ер, һәр ел, алай гы­на да тү­гел, һәр көн икен­че­се­нә ох­ша­ма­ган бит ул. Узып ба­ру­чы 2011 ел­да "Ала­бу­га хә­бәр­ләр бү­ле­ге" үзе­нең 10 ел­лык юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Бу ел да нәкъ ме­нә шу­шы сан бе­лән ис­тә ка­ла­чак. Ире­шел­гән план­нар­га кил­гән­дә, ал­га ку­ел­ган бар­лык мак­са­тым­ны үтә­дем ши­кел­ле. Аж­да­һа елын­да да ба­ры тик ях­шы хә­бәр­ләр ге­нә бу­лыр дип ыша­нам. Га­зе­та уку­чы­лар­га сә­ла­мәт­лек һәм зур уңыш­лар те­лим. ( Соң­гы­сын үзе­без­дән өс­ти­без. Гөл­на­ра де­кабрь аен­да "Э­нер­гия сак­лау һәм Та­тарс­тан рес­пуб­ли­ка­сын­да энер­ге­тик нә­ти­җә­ле­лек­не арт­ты­ру" мак­сат­чан прог­рам­ма­сын про­па­ган­да­лау бу­ен­ча мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры­ның рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да "Иң ях­шы те­ле­сю­жет" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ды. Җи­ңү­че­гә бү­ләк­не хө­кү­мәт җи­тәк­че­се Ил­дар Ха­ли­ков тап­шыр­ды. Соң­лап бул­са да, кот­лау­ла­ры­быз­ны Гөл­на­ра­га җит­ке­рә­без).

Ләй­сән Мө­хәм­мәт­җа­но­ва, 2 гим­на­зи­я­нең баш­лан­гыч класс­лар укы­ту­чы­сы.

- Бу ел уңыш­лар­га, нә­ти­җә­ләр­гә бай бул­ды. Гим­на­зи­я­дә эш­ли баш­лау бе­лән "Без­нең яңа укы­ту­чы" исем­ле кон­курс­та кат­на­шыр­га бул­дым. Аны ТР Фән һәм мә­га­риф ми­нистр­лы­гы игъ­лан ит­кән иде. Ятып кал­ган­чы, атып кал, ди­ләр бит. Мин дә ки­чек­мәс­тән до­ку­мент­лар­ны тап­шыр­дым, ан­ке­та ту­тыр­дым. Бер­ни­ка­дәр ва­кыт­тан соң кон­курс­та җи­ңү­ем ту­рын­да хат кил­де. Әле­ге кон­курс яшь укы­ту­чы­лар­ның абруен кү­тә­рү, мәк­тәп­кә яшь­ләр­не җә­леп итү мак­са­тын­нан үт­кә­ре­лә. Ка­би­нет­ка 426 мең­лек компь­ю­тер җи­һа­зы кайт­ты. Бу - ми­нем про­фес­си­о­наль үсеш­кә та­гын бер зур этәр­геч. Ки­лә­се ел­да бе­рен­че класс­ка ки­лә­чәк ба­ла­лар­ны "бир­нә" бе­лән ка­бул итәм. Шәх­си уңыш­лар­га кил­гән­дә - без бы­ел га­и­лә бе­лән ре­монт­ны җи­ңеп чык­тык. Га­зе­та уку­чы­ла­ры­на сә­ла­мәт­лек һәм зур шәх­си җи­ңү­ләр те­ләп ка­лам.

Фә­ри­дә Хә­биб­рах­ма­но­ва, Ала­бу­га мә­дә­ни­ят һәм сән­гать учи­ли­ще­сы ки­тап­ха­нә бү­ле­ге мө­гал­ли­ме, уку йор­ты­ның ве­те­ран­нар со­ве­ты рә­и­се.

- Ку­ян елын­да ту­ган­га­дыр ин­де, бу ел ми­нем өчен ях­шы, уңыш­лы ел бул­ды. Узып ба­ру­чы 2011 ел­да ми­не Рос­сия Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лә­де. Хез­мә­тем­не бә­я­лә­гән өчен кол­лек­тив­ка, ди­рек­то­ры­быз­га зур рәх­мәт­ле­мен. Аж­да­һа елы да на­чар бул­мас дип ыша­нам. Күр­сә­тел­гән юга­ры дә­рә­җә­не ак­лап, уку йор­ты­на фай­да­лы бу­лып эш­ли­сем ки­лә.

Ф. Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев