Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Канатлы барска Болгар җирендә урын табылырмы?

Мәгълүм булганча, Изге Болгар җирлегендә урнаштырылачак 12 метрлы "Саклаучы" скульптурасы татар җәмәгатьчелегендә зур тавыш куптарды. Дин әһелләре, тарихчылар, иҗат интеллигенциясенең борчылуы урынлымы? Ни өчен алар Канатлы барсны кабул итә алмый? Газета укучыларыбызга азмы-күпме шул турыда бераз мәгълүмат биреп үтик әле.

Канатлы барсны Болгар җирендә урнаштыру фикере биредә май аенда Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1123 ел тулу уңаеннан барлыкка килеп, аны эшләү танылган мәскәү-бурят сынчысы Даши Намдаковка тапшырылган иде. Ул бу заказны Италиядә башкарды.

Татар милләтчеләре, дин әһелләре һәм татарның күренекле җәмәгать эшлеклеләре әлеге сынны Болгар җиренә урнаштыру мөселманнарның дини-рухи хисләрен мәсхәрәләү, аны санга сукмау булыр иде дип саный. Хәер, һәрвакыттагыча фикерләр төрле. Элек планлаштырылганча, канатлы барс сыны Болгар музей-комплексы чикләрендә түгел, бәлки елга портыннан читтәрәк, Идел елгасы яр буенда урнаштырылачак. Аны ачу тантанасы да май аенда үтәчәк бәйрәм көннәрендә түгел, бәлки соңрак булачак дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы.

-Әлеге скульптура берничек тә ислам белән бәйләнмәгән. Канатлы барс Идел Болгарында исламны кабул иткәнче үк булган.Скульптураны бирегә куярга каршы килүчеләр тарихны начар белә. Ул - безнең символ,- дигән беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев киң җәмәгатьчелек катнашында узган киңәшмәдә.

Сын-сурәтне урнаштыруга каршы килүчеләр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьтә болай диелә:" "Саклаучы" Болгар дәүләтенең чын тарихын һәм мирасын чагылдырмый. Скульптурада ясалган хайванны ак барска охшатырга һәм аны Татарстан дәүләт символында файдаланылган образларның берсенә бәйләргә тырышу аптыраш кына тудыра. Җитмәсә, скульптураның эстетик эшләнелеше дә үзенең ыржаеп торган тешләре, очлаеп килгән канатлары, кара буяулары һәм тояк рәвешендәге аяклары белән уңай һәм ышаныч тудыра торган ак барс образына капма-каршы. "Саклаучы", барыннан да бигрәк, мәҗүсилек чорындагы мифологияләрдә сүрәтләнгән агрессив, һәрнәрсәне юк итәргә әзер торган албастыны хәтерләтә. ...Болгар җирендә скульптура барлыкка килү белән, ул пот урнашкан урынга әйләнәчәк һәм чын мөселманнар анда барудан мәхрүм булачак. Скульптураны болай дип атау да исламга каршы килә,чөнки безне Саклаучы бер Ходай гына, ә без ниндидер тимер кисәген Аңа тиңләмәк булабыз".

Бу мөрәҗәгатькә татарның күренекле шәхесләре кул куйган. Алар арасында артистлар да, дин әһелләре дә, язучыларыбыз да, милли хәрәкәт вәкилләре дә бар.

Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәп, мөселманнар арасында дини-әхлакый эшләр алып баручы имамнар да Болгар җирендә андый пот-сыннарга урын булырга тиеш түгел дип исәпли. Барс сыны ислам дине кабул ителгәнче булган, аннан соң потларга табынуга каршы күпме көрәш алып барылган. Бу мөселманнарның дини-әхлакый намусларын рәнҗетә торган нәрсә дип саный алар.

Ә менә Татарстанга иң зур Коръән китабы бүләк иткән спонсорларның берсе Акибанк идарәсе рәисе Илдар Галәветдиновның фикере башкачарак:

- Сәнгать өлкәсендә фикерләр бер төрле була алмый. Элек Эйфель башнясын да кабул итмәгәннәр, хәзер исә ул Францияне гәүдәләндерүче төп билге, ди ул.

Матбугатта барган бәхәсләрдә бераз көнчелекле фикерләр урын алса да, танылган сынчының талантына шик белдерүчеләр яки аңа карата кимсетүле фикерләр тапмыйсың. Ә менә аның исеме һәм урыны күпләрдә сорау һәм ризасызлык уята.

Интернет язмаларына күз салсаң, анда тагын бер төркем иҗат интеллигенциясенең ТР Президентына һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгате күзгә ташлана. Болары исә ике фикернең берсенә дә кушылмыйча, үз фикерләрен җиткерүчеләр, ягъни уңай якларын да, тискәре якларын да күрсәтеп, барс сынын Болгар шәһәрендәге изге урыннан читтәрәк урнаштырудан бернинди зыян булмаячак, чөнки Россиядәге әйдәп баручы мөфтиләр аның читтә урнашуына ризалык бирде, дип белдерүчеләр.

В.Винер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев