Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Канатсыз таганнар һәм комлыктагы төпчек савыты...

Чыгып торган кадаклар, бөгелгән калайлар, сындырып алынган чыбык-чабык - төзелү урынын тасвирлау түгел бу. Алабуга йортларының ишегалларындагы балалар мәйданчыклары күбесенчә сугыш яки, һич булмаса, төзелеш урынын хәтерләтә. Мондый мәйданчыкларда уйнаган балаларга нинди зур куркыныч янаганын беркемгә дә аңлатырга кирәкми. Балачак чыннан да шулкадәр үк бәхетлеме икән соң безнең шәһәрдә?

Әлеге сорауга җавапны ерак эзлисе дә түгел. Шушы көннәрдә безнең редакциягә Төзүчеләр урамы һәм Нефтьчеләр проспекты йортлары арасындагы җимерек мәйданчыклар төшерелгән фотолар алып килделәр.

Бу таудан хәзер шуып булмый. Аның төбе теләсә кайсы вакытта җимерелеп төшәргә мөмкин

Балалар комлыкта да уйный алмый, чөнки ул өлкәннәрнең төпчек савытына әверелгән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов әйтүенчә, торак йортларның ишегалларында урнашкан балар мәйданчыгын төзекләндерү белән идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш. Халык моның өчен квитанциядәге "Йортны карау" статьясы буенча түли. Нәкъ менә бу мәйданчык өчен "Жилкомфортсервис" директоры Рөстәм Хамитов җавап бирә.

- Яңгыр яву сәбәпле мәйданчыкларны тәртипкә китерергә җитешмәдек. Киләсе атнада эретеп ябыштыру хезмәттеннән башка барлык эшләр дә башкарылачак, - дип ышандырды ул.

Шәһәр ишегалларындагы мәйданчыкларны караганнан соң, аларның күбесенең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвенә төшендек.

"ЧЕБУРАШКА" да үзгәрде

Бу фотолар "Чебурашка" балалар мәйданчыгында төшерелгән. "Чебурашка" балалар белән ял итәргә иң кулай урын. Хәзер, мәйданчыкны "Арарат" рестораны арендалый, ә вакытлы хуҗалар мондагы тәртипсезлеккә игътибар итмиләр.

"Аю" фигуралы таган җимерелгән һәм җирдә аунап ята.

Балалар шуып уйный торган таулар кисәк бетеп китә, ә таудан шуучы балалар, яңгырдан соң җыелган суга төшәләр.

Яхшы башлангыч... иде

Өч ел элек Алабуга депутатларының инициатив төркеме илледән артык балалар мәйданчыгы һәм шуның кадәр үк кисәтү юл билгеләре урнаштырган иде. Балалар яратып уйнаган мәйданчыкларга хәзер инде ремонт кирәк булса да, идарәче компаниеләр һәм ТСЖлар әлеге мәсьәләне кайгыртырга уйламый да. Шундый мәйданчыкларның берничәсе Нефтьчеләр проспектындагы ике катлы йортларның ишек алдына урнаштырылган.

Таганнар җимерелгән, комлыклардагы ком чәчелгән һәм тапталган,чүп савытлары куелмаган.

Әминә ДӘМИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев