Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Кара исемлек”тә

Салым хезмәтенә бурычлы булып калган 35 кеше Россия территориясендәге банкларда счет ача, ипотека рәсмиләштерә һәм ссуда ала алмаячак.

Тикшерү чаралары барышында физик затларның пластик карталарын кулланып "бер көнлек" фирмаларның акча эшләве ачыкланган. Татарстан буенча районара салым инспекциясендә исәптә торучы салым түләүчеләрнең 35е шик астында.
Сорашу вакытында бу кешеләр үз исеменә ачылган банк картасын шунда ук икенче физик затка тапшыруларын ( ПИН-код белән бергә) һәм анда кергән акчалардан файдаланмаулары турында әйттеләр.
Бу фактларны раслаучы документлар да китерелмәгәнгә, салым хезмәте акчаларны физик зат үзе теләгәнчә тоткан дигән нәтиҗәгә килде. Шул ук вакытта бюджетка физик затның кереме буенча салым (НДФЛ) түләве буенча йөкләмә үтәргә кирәк.
Банк картасын алганда, физик зат карта чыгарылу, аннан файдалану кагыйдәләре белән килешә. Килешү шартлары нигезендә, клиент картаны саклау, ПИН-код яисә карта реквизитлары турында белешмәне яшерү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә тиеш. Картаның югалуы яисә аннан законсыз файдаланулары турында банкка язма хәбәр булганчы, клиент барлык операцияләр өчен үзе җавап бирә. Нинди генә очрак булмасын, ПИН-код һәм картаның номеры белән махсус кодын башка кешегә әйтү тыела.
РФ Гражданнар Кодексыннан аңлашылганча (45 бүлек), кредит оешмасында ачылган исәп счетындагы акчаның иясе булып банк счеты турында килешү нигезендә счет кемгә ачылган, шул зат тора.
Шулай итеп, физик затлар моны күрә торып эшләгән, чөнки алардан банкка бернинди дә гариза кермәгән.
Районара салым инспекциясе кисәтә: ни булса да, ПИН-код һәм картаның номеры белән махсус кодын башка кешегә тапшырмагыз.

Бурычлары 45 миллион сумнан арткан
Алабуга районы һәм шәһәр буенча Пенсия Фонды идарәсендә шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын кайтару буенча айлык нәтиҗәләргә йомгак ясалды.
Акция Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәт идарәсе белән берлектә 5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үтте. Шул вакыт эчендә иминият түләүләре буенча, әҗәтләрне кайтару исәбенә, 41 бурычлыдан 860 мең сум акча керде.
Барлыгы 13 рейд үткәрелде, шуларның дүртесе - ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә һәм "Юл приставы" программалы аппарат кулланып узды. Суд һәм суд приставлары карарлары буенча Алабуганың 90 шәхси эшмәкәренә Россия Федерация чикләреннән чыгу вакытлыча чикләнгән. Аларның бурычы 2 миллион 645 мең сум тәшкил итә. Бүгенгә алар 406 мең сум күләмендә бурычын кайтарган инде.
- Безнең идарәнең "кара исемлеге" 1220 шәхси эшмәкәр исәпләнә, аларның гомуми бурыч күләме 45 миллион сумнан арта. Эшмәкәрләрнең исенә төшерәбез: Пенсия фондында исәптә торганда, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барыламы-юкмы, иминият кертемнәре түләнергә тиеш. Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылмый икән, ул чагында исәптән төшәргә кирәк, юкса бурыч та, пеня һәм штрафлар да арта, - ди Алабуга районы буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев