Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сез – безнең таяныч

Геннадий Емельянов ветераннар советының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшендә катнашты

Президиум составында шәһәр ветераннар советы рәисе, район башлыгы һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе Геннадий Емельяновтан тыш, КПРФ, ЛДПР, "Гадел Россия" Алабуга партияләренең вәкилләре дә бар иде.

Исегезгә төшерәбез, бу елның ноябрь аенда Геннадий Емельянов һәм Алабуганың сәяси партияләре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Партияләр "Иллюзион" кинотеатры бинасында эшләячәк һәм киләсе елдан башлап шәхси сораулар буенча кабул итүне дә бергә алып барачак. Шулай иткәндә, гражданнар мөрәҗәгатендә искә алынган проблемаларны хәл итүне күмәк контрольдә тотарга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте район башлыгы Геннадий Емельянов.

Сайлаулар темасына әйләнеп кайтып, башлык алабугалыларның активлыгын билгеләп үтте һәм әлеге вакыйгага җитди караулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Геннадий Емельянов районның социаль-икътисадый үсеше һәм 2012 елга билгеләнгән планнар турында сөйләде. Безнең җирлектә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының уңышлы үсүе шәһәргә өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Теркәлгән 19 резидентның алтысы быел яңа статус алды, ә 2015 нче елга резидентлар саны 35 кә кадәр артырга мөмкин.

Җылылык челтәрләре предприятиесе буенча сорау хәл ителде, дип искәртте тагын бер мәртәбә Геннадий Емельянов. "КЭР-холдинг"дип аталган яңа инвестор Алабуга районының җылылык челтәрләрен ремонтлауга (алар 80 процент таушалган) җитди средстволар кертәчәк. Киләсе елда шәһәрдә нибары 2-3 рентабельле котельный калачак дип планлаштырыла. Тарифларга килгәндә исә, алар минималь күләмдә артачак һәм ул тиешле структуралар контролендә торачак, дип ассызыклады башлык үз чыгышында.

Геннадий Емельянов идарәче компанияләр эшеннән канәгать булмавын билгеләп үтте. "Халык сезне сайлаган икән, димәк сез аны акларга тиеш. Аңлату эшләре алып барыгыз, вакыйганы урында хәл итегез", - диде ул.

Район башлыгы ОДН, тузган торак һәм авыл хуҗалыгына кагылышлы соаруларга да кагылып үтте.

Юлларны төзү һәм ремонтлауга да Геннадий Емельянов зур игътибар бирде. Бүгенгә шәһәрдә 32 километр юл төзелгән һәм ремонтланган, якындагы 2-3 елда һәр йортка кадәр юл салынырга тиеш. Киләсе елда районда, шул исәптән Свиногорьега кадәр юл төзүгә зур игътибар биреләчәк. 2013-2014 елларда М-7 федераль трассасын төзүгә (ә аның зур өлеше Алабуга районы аша үтә) зур средстоволар бүлеп бирү планлаштырыла. 2012 елда Алабуга автобусларында йөрү бәяләре үзгәрмәячәк, спорт корылмаларына йөрү укучылар өчен шулай ук бушлай булачак, дип дәвам итте район башлыгы.

Чыгышының ахырында Геннадий Емельянов ветераннарга мөрәҗәгать итте. Билгеләп үтик, ветераннар тәҗрибә уртаклашу максатыннан Яшел Үзән һәм Зәйдә булып кайтты. Әлеге тәҗрибә уртаклашулардан файдалы фикерләр алып, башлангыч оешма эшен оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә һәм активрак булырга кирәк, дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов. "Сез - иң актив, тәҗрибәле һәм мобиль төркем. Тәнкыйть белән генә чикләнеп калмагыз, конкрет тәкъдимнәр кертегез һәм аларның хәл ителешен күздә тотыгыз", - диде ул.

Ветераннар советы утырышында, башлангыч оешма эшен иң яхшы оештыруга игълан ителгән конкурска йомгак ясалды һәм бүләкләр тапшырылды. Бу көнне НГДУ, АлАЗ, "Бурение" ҖЧҖ, Суворов училищесы һәм алтынчы мәктәпнең башлангыч ветеран оешмалары Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов кулыннан бүләкләр алды. Үз чиратында, шәһәр ветераннар советы рәисе Рәкыйп Мөбарәкшин, даими ярдәм һәм игътибар күрсәткәне өчен Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбаковага, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Прохоровага һәм Мәдәният сарае директоры Илһам Сираевка ветераннар советы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Алга таба утырыш "сорау-җавап" формасында дәвам итте. Ветераннар биргән сорауларның күпчелеге капиталь ремонтка, урамнарны кардан чистартуга, юл төзелешенә һәм ОДН түләүләренә кагылышлы булды. Өлкән яшьтәгеләрне шулай ук поликлиниканың эш тәртибе, йортларны җылыту, участок полицейскийлары эше кызыксындырды. Әңгәмә вакытында спорт объектларының яңа ел бәйрәмнәрендә эш тәртибенә ачыклык кертелде. Алар 3 гыйнвардан башлап гадәти режимда эшләячәкләр, бушлай йөрү төркемнәре дә сакланачак. Сорауларның бер өлешенә җаваплар урында ук бирелде, калганнары исә беркетмәдә теркәлеп, башкаруга тапшырылды.

Фәридә Әскарова








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев