Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Каравелла” кире кайта

Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектлары кисешендә сәүдә үзәге төзү тирәсендә купкан бәхәс чыгуга нәкъ дүрт ел узган.

2012 елның октябрендә газетада язылганча, танылган бер алабугалы эшмәкәр, ул вакытта "Каравелла" компаниясен гамәлгә куючыларның берсе, озак вакыт арендаланган кишәрлектә җир эшләре үткәрүгә җирле башкарма комитет җитәкчесенең кул куюына ирешә алмаган. 2011 елда ук эшләнгән проект буенча, булачак сәүдә үзәгенең мәйданы 3479 квадрат метр, әмма якын тирә йортларда яшәүчеләр моңа каршы чыккан. Җирле хакимият шунда ук төзелешне тыйган. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, берсүзсез, эшмәкәрлек рухын хуплый, ләкин аның өчен халык фикере мөһимрәк. Шулай булса да, аның вәкаләтләре дә бу очракта көчсез - "Каравелла"ның яңа директоры Михаил Панов төзелешкә рөхсәтне суд карары буенча алган. Безнең хәбәрчебез аның белән очрашты.
- Михаил Станиславович, алабугалыларның бу төзелешкә каршы булуы сер түгел. Шуңа карамастан, Сез ниятегезне чынга ашырырга уйлыйсызмы?
- Без әлеге җирне сатып алдык, иске проект кысаларында аңа ризалык бирелде, дәүләт тикшерүен дә үттек. Бу безнең яктан тәртип бозу юк, дигән сүз. Мин баш тарта алмаслык тәкъдим булганчы, ахырга кадәр барачакмын. Тәкъдимнәр булмады, ә проектны тормышка ашырасыбыз килә. Өстәвенә, төзелеш мәйданын без ике тапкыр диярлек киметтек, һәм проектны заманчалаштырдык.
- Ни өчен нәкъ шушы урын сайланган иде?
- Ул иң перспективалысы.
- Бу кишәрлектә нәрсә урнаштырырга планлаштырыла?
- 1,5 мең квадрат метр мәйданлы ике катлы бина. Икенче катта - ресторан, беренчедә - офислар яисә нинди дә булсе банк филиалы булачак, тик ашамлыклар түгел, монысы ачык билгеле.
Бүген төзелеш урынында әзерлек эшләре бара - агач һәм куаклар киселә.
- Мәйданчыктагы агачларны кисүләрен күрү бик авыр. Сирәк токымлы куакларны алабугалылар яратып утырткан иде. Бу сорау, беренче чиратта, төзү иясенә: ни өчен аларны күчереп утыртып булмаган? Корган агачларны кисәр өчен, күпме кәгазь җыеп, рөхсәт алырга кирәк, монда исә тере агачлар юк ителә! Кеше хезмәтенә карата нигә мөнәсәбәт шундый? Нигә халык фикере белән исәпләшмиләр? Принципка күрә, яңа сәүдә үзәкләренә йөрмим. Шәһәребезне милли парк составына кертергә кирәк, дип тәкъдим итәм. Кайчандыр Алабуга Татарстандагы иң яшел шәһәр санала иде! Ә хәзер? Ишегаллары асфальтка төренгән, алабугалылар утырткан яшеллек тамырыннан бетерелә. Бездә күп кенә экология чаралары уздырыла, мәктәп укучыларын табигатьне сакларга өйрәтәбез. Болар барысы да билге өчен генәмени, хөрмәтле өлкәннәр? Үзебез соң нишлибез? - дип зарлана Елена Ачинцева.
Киселгән агачларга килсәк, Михаил Панов сүзләренә караганда, кыйммәтле агачларга, аерым алганда, зәңгәр чыршыларга, тимәгәннәр. Киләчәктә алар башка урынга күчереп утыртылачак. Ә төзү эшенә рөхсәт белән тагын тоткарлык килеп чыкты - бүген, 2 ноябрьдә, аның вакыты чыга.
- Миңа аны, табигый, беркем дә озайтмаячак, Арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Әмма безнең өчен бу азаккы карар, - ди Михаил Панов.
Без бу тирәдә яшәүче кешеләр белән сөйләштек, исемнәрен бөтенесе дә атамады, ләкин аларның фикере шундый:
- Гамәли якын килгәндә, тагын бер сорау борчый: алар машина кую урынын кайда ясарга уйлый? Суд аркылы төзелеш урынын гына кайтардылар, тирәсе шул килеш калды. План буенча анда ике җирдә машина кую урыны булырга тиеш. Төзелеш хуҗасы аларны үз территориясендә булдырырга уйлыймы, әллә кишәрлек тирәсендәге яшел зонаны алырга өметләнәме? Бу кыргыйлык, алабугалыларның йөзенә төкерү дип саныйм. Иң мөһиме - нәрсә хакына? Тагын "көлкеле бәяләр" буенча "яраксыз әйберләр планетасы" төзеләчәк.
Ул арада, мәсьәләгә битараф булмаган алабугалылар "Каравелла"дан Рөстәм Миңнехановка зарланганнар. Татарстан Президентына мөрәҗәгатькә 1228 кеше кул куйган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев