Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карьера һәм ана булуны берләштерү мөмкинме?

Ана булу һәм эшне бергә алып бару бик авыр, диләр, һәм бу чыннан да шулай. Балалар вакыт кына түгел, матди чыгымнар да таләп итә. Без хатын-кыз җитәкчеләрнең ана булу һәм карьера баскычы буенча менүне ничек берләштерә алуларын ачыкларга булдык.

Ольга Михайлова, “ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры: Мин беренче сыйныфтан ук улымның өй эшләрен тикшермим”.

Ольга Васильевна – 17 яшьлек Дмитрийның бәхетле әнисе. Аның улы – төзелеш техникумы студенты. Укудан тыш, егет 3D модельләштерү белән дә мавыга. Соңгы уңышларының берсе – “Worldskills” конкурсының төбәк этабында җиңүе, дип сөйли аның әнисе. Ольга Михайлова фикеренчә, ана булу – ул, беренче чиратта, ышанычлы мөнәсәбәтләр.

– Әни дус та, фикердәшче дә, киңәшче дә булырга тиеш. Мин улыма ышанам һәм беренче сыйныфтан ук аның өй эшләрен тикшермим – билге миңа түгел, аңа кирәклеген аңлаттым, һәм ул мине аңлады.

 

Зөләйха Әмирбәкова, “Иллюзион” кинотеатры директоры: “Бәхетле гаилә – ул уртак хезмәт”.

Зөләйха Вакыйф кызы – өч бала әнисе: аның ике кызы (18 һәм 23 яшь) һәм иң кечкенәсе – уллары, аңа нибары 8 яшь. “Иллюзион” кинотеатры директоры сүзләренә караганда, һәр хатын-кызга ана булу һәм эшен бергә алып бару җиңел түгел. Ул моңа ире һәм туганнары ярдәме белән ирешә.

– Ана булу һәм гаилә мөнәсәбәтләре – бик зур хезмәт ул, һәм бер-береңә ярдәм итеп кенә, озак еллар кулга-кул тотынып барырга мөмкин.

Ольга Бусыгина, Хокук палатасы рәисе: “Мин үз балаларымда мөстәкыйльлек тәрбиялим”.

Ольга Бусыгина – өч бала әнисе: ике ул һәм бер кыз. Иң кечкенәсе, кызына – 6 яшь, ул әле балалар бакчасына йөри. “Алар – минем тормыш мәгънәсе, минем илһам чыганагы”, – ди балалары турында Ольга Григорьевна.

– Карьера һәм ана булуны бергә алып бару, чыннан да, бик җиңел түгел. Әмма миңа бу эштә балалар үзләре булыша. Алар мөстәкыйль, һәм, бәлки, нәкъ менә шуңа күрә мин барысына да өлгерә аламдыр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев