Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кармакка эләкмәгез

Полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән 24 яшьлек алабугалының сүзләренә караганда, аның банк картасыннан 8 мең сум акчасын алганнар.

Аннан бер көн элек ул үзенең кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, автомобилен сату турында белдерү куйган була. Телефоны банк картасына беркетелгән. Вакыйга буласы көнне аңа смс-хәбәр килә, акча өстәп алыштыру кызыксындырмыймы, янәсе, һәм шунда ук сылтама бирелә. Егет сылтамага баса, 30 минутлап үткәч, телефонына сигез мең сум акчасының күчерелүен раслау турында хәбәр килә. Аннары аның исеменнән парольле хәбәр китә һәм, шуннан соң ук акчаның күчерелгәнлеге турында хәбәр ала. Банк картасыннан аның катнашыннан башка гына акча күчерелүен аңлап алып, ул "кайнар элемтә" буенча шалтырата, һәм аның картасына "юл" бикләнә.

Телефоны банк картасына "онлайн" элемтәдә беркетелгән булганга, билгесез зат җибәргән сылтамага күчеп, ул алдакчыга банк картасыннан акча күчерү өчен мөмкинлек тудыра.

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү чаралары алып барыла.

Июльдә булган тагын бер очракта Интернет-сайты "Авито" аркылы бакча кишәрлеге сатып алам, дигән булып, берәү 64 яшьлек ир-атка 3 мең сумлык зыян салган.

Алабуга ЭЭБ хезмәткәрләре банк картасы турында шәхси мәгълүмәтне беркемгә дә әйтергә ярамаганлыгы хакында кисәтеп торсалар да, алдаучылар кармагына кабучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев