Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каршылыклар аңа киртә түгел

Оренбург өлкәсендәге дистәләгән татар авылларының берсендә туган Рәфыйк Гарифулла улы Мәхмүдовны язмыш җилләре Алабуга җиренә китергән. Биредә аны белмәгән кеше юктыр.

Урта белем алганнан соң, ул 1958 елда Казан дәүләт университетының геология бүлегенә укырга кергән, аны кызыл диплом белән тәмамлаган.

Татар авылында дөньяга килгән, тик аннары рус авылында яшәгәнгә, рус мәктәбендә укыган Рәфыйк Мәхмүдов өчен татар теле һәрвакыт беренче урында булган. Белгәнемчә, ул Алма-Атада да укыган.

- Әтиемнең туганы Хәйрулла Мәхмүдов чакыруы буенча Алма-Атага килеп, университетка укырга кергән идем, - ди ул шул вакытларны искә алып.

Тик аны тәмамлаганнан соң, үзенең нефтьче геолог һөнәренә өстенлек бирә һәм туган ягына кайта. Әйтергә кирәк, Хәйрулла Мәхмүдов рус һәм төрки телләр буенча фәнни хезмәтләре белән танылган күренекле галим.

Рәфыйк Мәхмүдов исә, Татарстанда нефть ятмалары ачыла башлагач, Алабугага күчеп килә. Тынгысыз кеше беркайчан да белем алудан туктамый. Рәфыйк Гарифулла улы да эшләргә дә, укырга да вакыт таба, Уфадагы нефть институтын тәмамлый. Алабуганың нефтьчеләр идарәсендә 37 ел хезмәт куя ул. Скважина бораулау һәм нефтьне сынау цехы җитәкчесе була. Төп хезмәтеннән башка, җәмәгать эшләрендә дә активлык күрсәтә, шәһәр советы депутаты буларак, күп кенә милли һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә башлап йөри. 1995 елда лаеклы ялга чыкканда, ул инде "Мактаулы нефтьче" һәм "Хезмәт ветераны" исемнәренә лаек була.

Җөмһүриятебездә татар иҗтимагый үзәкләре оеша башлагач, Рәфыйк Мәхмүдов бөтен көчен шушы юнәлешкә бирә. 1998 елда аңа Аксакаллар шурасы рәислеген ышанып тапшыралар.

Бу көннәрдә 82 яше тулуын билгеләп үтүче мөхтәрәм аксакалыбыз әле дә туган телебезнең язмышын, миллләт проблемаларын кайгырта. Алабугада татар иҗтимагый үзәге бүгенгә кадәр яши икән, димәк, Рәфыйк Гарифулла улы каршылыкларга бирешмичә, алга баруын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев