Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каймак торты

Камыр өчен:

100 г сыер мае яки маргарин
2 йомырка
1 банка куертылган сөт
1 чәй калагы аш содасы
8 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы какао

Крем өчен:

600-700 г каймак
100 г шикәр комы

Эретелгән майны йомырка белән болгатабыз. Куертылган сөт кушабыз, болгатабыз. Аш содасын уксус белән күпертәбез һәм камырга кушабыз.
Аз-азлап он салабыз, куе камыр ясыйбыз. Аны икегә бүләбез һәм берсенә какао салып, болгатабыз һәм майлы табага салып 180 градуслы мичтә 15-20 минут пешерәбез.
Ул арада крем ясыйбыз: шикәр комы һәм каймакны бергә болгатабыз. Әзер коржларның кырыен тигез итеп түгәрәкләп кисәбез. Калдыкларын ваклыйбыз. Һәрбер коржны крем белән майлап кат-катлап куябыз. Тортның кырыйларын корждан калган валчык белән сибәбез.
Әзер торты суыткычка куеп суытабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев