Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казахстан делегаты: Татар теле укытучылары җитми

Венера Иванова Татарстан укытучыларының Казахстанга барып укытулары мөмкинлеген үстерү тәкъдиме белән чыкты.

Казахстанның Павлодар шәһәреннән килгән делегат Венера Иванова, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында узган "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы" секциясе утырышында татар теле укытучылары җитмәүгә зарын белдерде.

Ул үзе милли яңарыш мәктәбенең татар-башкорт бүлеге җитәкчесе булып тора. Бу ел башында Казаннан берничә яшь белгеч Павлодарга татар теле укытырга барган. Бу мәсьәлә былтыр Астанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында күтәрелгән һәм Венера Иванова белән аның фикердәшләре татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен укытучылар җитмәү проблемасын кузгаткан булган.

"Безнең укытучылар - ак яулыклы апалар, аларның инде мәктәпкә укытырга килергә хәлләре дә юк. Быел безнең шәһәргә практикага КФУдан 4 студент килде. Практика турында тулы хисап конгресста да, Мәгариф һәм фән министрлыгында да, Президент аппаратында да бар. Хәзер шул эшне дәвам итмәсәк, ул калып бара. Безгә Татарстаннан укытучылар килми, ә үзебезнең укытучыларны үстерә алмыйбыз. Безнең балалар матур әдәби телләрне ишетми. Ә менә Татарстаннан шундый нәфис кызлар килгәч, балаларыбызның күзләре яна башлады. Аларныкы гына түгел, әти-әниләрнеке дә, алар да дәрескә йөри башлады. Шул эшне дәүләт стандартлары яки программалары нигезедәме дәвам иттерәсе иде", - дип мөрәҗәгать итте Венера Иванова дискуссиядә катнашучыларга.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина бу тәкъдимне хуплап: "Төрки дәүләтләр арасында бу эшне, бәлки, системалы нигезгә чыгарып буладыр. Безнең бу хакта уйлап караганыбыз юк иде. Илдар Ринатович та монда (Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары - Т.И. искәрмәсе). Бу хакта уйланырбыз. Бик яхшы тәкъдим бу", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев