Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә булсаң да, кагыйдә өйрән!

Янгынның кеше һәм әйләнә-тирәлек өчен никадәр куркыныч булуы өлкәннәргә билгеле, ул-бу була калса, алар үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында хәбәрдар. Ә менә кечкенә балалар бу афәт каршында бөтенләй көчсез, әмма ялкын беркемгә дә ташлама ясамый, шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен мөмкин булганча иртәрәк өйрәнә башлау хәерле.

Янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре бу турыда даими кисәтә.

Янгын очрагында, балаларга нишләргә?

- Әгәр ялкын зур икән, аның өстен одеял яисә юеш чүпрәк белән капларга тырышырга. Бу эш барып чыкмаса, һәм янгын олы булса, бу урыннан тизрәк китәргә кирәк.

- Янгынчыларны чакырыр алдыннан, янгын чыккан фатирдан китәргә кирәк. Моның өчен авыз-борынны юеш чүпрәк белән каплап, шуышып чыгалар. Подъезддагы лифттан файдаланмаска, янгын вакытында аның эшләмәве мөмкин.

- Аннан соң, өлкәннәрне, күршеләрне чакырырга һәм 101 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Ашыгыч ярдәм, полиция номеры кебек үк, бу номерны да балалар яттан белергә тиешле. Шалтыратканда тулы адресны, күпкатлы йорт булса, ничәнче кат булуын, нәрсә януын хәбәр итеп, фамилияне әйтергә кирәк.

- Янгынчылар килүен йорт ишегалдында көтәргә, алар кушканны үтәргә.

- Йорттан чыгып булмый икән, телефоннан мөстәкыйль рәвештә хәбәр бирергә тырышырга. Шулай ук телефон аша туганнарга, дусларга, күршеләргә хәбәр бирергә була.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балалар бакчасында, мәктәпләрдә өйрәтәләр, ләкин бу мәсьәләдә җаваплылык, беренче чиратта, ата-ана өстендә. Балалар белән даими әңгәмәләр алып бару мөһим: нинди гамәлләрнең янгынга китерү ихтималы бар, андый очракны булдырмас өчен, нәрсә ярамый, әгәр янгын чыккан икән, нәрсә эшләргә. Гомумән балалар янгынның олы куркыныч чыганагы булуын белергә, аның зыянын күз алдына китерергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев