Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем арбасына утырсаң...

Узган атнада Алабуга шәһәре хакимиятендә узган беренче көзге сессия экстремизмга каршы тору темасына багышланды.

Очрашуда оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, дин әһелләре, республиканың хокук саклау структуралары вәкилләре катнашты.

19 июльдә Казанда ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов машинасын шартлату һәм аның урынбасары Вәлиулла Якуповны үтерү - әлеге сөйләшүгә җитди этәргеч булды.

Алабуга муниципаль районында дини экстремизмга каршы тору һәм аны профилактикалау чаралары турында район башлыгы Геннадий Емельяновның доклады тыңланды.

"Халыкара терроризм һәм экстремизм проблемасы - бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Дини радикализм һәм экстремизм таралу куркынычы саклана. Кайбер чит ил структуралары "Әл-Каида", "Талибан", "Мөселман туганнар" һәм башка халыкара террористик һәм радикаль хәрәкәт яклы кешеләр аша республикада экстремистик идеология таратырга тырыша. Экстремистик булып танылуга һәм эшчәнлекләре тыелуга карамастан, алар республикабызның мөселман өммәтенә үтеп керергә омтыла", - диде үзенең чыгышында Геннадий Емельянов.

Сессиядә яңгыраган мәгълүмат буенча, дулкынланыр өчен сәбәпләр моңа кадәр дә җитәрлек булган. Бәхеткә, күпчелек терактлар булдырылмый калган. "Соңгы 4 елда "экстремизм" һәм "терроризм" статьялары буенча республикада 82 кеше хөкем ителде", - диде район башлыгы.

Алабуга башкарма хакимияте органнары тарафыннан терроризм һәм дини экстремизмга каршы чаралар күрелә, диде ул. Мәсәлән, шәһәрдә антитеррористик комиссия булдырылган. Ул райондагы конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтә; җәмәгать оешмалары, милли этномәдәни берләшмә һәм сәяси партияләрнең дини оешмалар белән бердәм эшләвен активлаштыра.

Бүгенге көндә дини экстремизм яңалыкларда яңгыраучы буш сүз генә түгел. Ул - уйлаганнан да якынрак. Хәтта кечкенә генә Алабугада да радикаль ислам яклылар һәм скинхедлар бар. Алабугалыларның исемнәрен терактлар оештыру буенча кузгатылган җинаять эшләрендә дә очратырга мөмкин.

"Быелның 31 июлендә Алабугада яшәүче Д.Габделхаков, В.Хаҗетдинов һәм аларның гражданлык хатыннары, "Ислам җәмәгате" террористик оешмасында катнашулары, законсыз корал әйләнеше, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен үтерү һәм башкаларда гаепләнеп, РФ Югары Суды карары буенча хөкем ителде. Берничә якташыбыз, Чечняда законсыз кораллы берләшмәләрдә катнашканнары өчен, халыкара эзләүдә исәпләнә, икесе, хөкем срогын тутырып, хәзерге вакытта Алабугада яши. Чит ил протестант оешмалары, секталар да райондагы этноконфессиональ мохиттә каршылыклар тудыра. Берничә ел дәвамында алар мөселманнар арасында миссионерлык эше алып бара. Мәсәлән, быел Алабуга районы бакча оешмаларының берсендә "Йәһвә шаһитлары" сектасы вәкилләре тоткарланды", - диде Геннадий Емельянов.

Сәләфичелек идеяләрен үз итүчеләр аеруча куркыныч. Моңа кадәр сәләфитлар игътибарны җәлеп итмәскә тырышып яшәсә, хәзер алар ачыктан-ачык протест акцияләре үткәрә, үз карашларын башкаларга көчләп тагарга тырыша. Мондый кешеләрне урамда, мәчеттә һәм, әлбәттә инде, интернетта да очратырга мөмкин. Бу турыда ТР Эчке Эшләр министрлыгының экстремизм белән көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Гарин сөйләде.

Террористик һәм экстремистик оешмалар, радикаль карашлы кешеләр үз идеологияләрен тарату өчен интернет челтәреннән бик оста һәм кайвакыт бик уңышлы файдалана, диде ул. "Практика күрсәткәнчә, интернет сайтлардан гадәттә 14-20 яшьлекләр актив файдалана. Нәкъ менә бу яшь төркеме дини һәм милли фанатизмга аеруча бирелүчән", - дип ассызыклады ул. Узган елда ике алабугалы интернеттагы социаль төркемнәрдә махсус символика урнаштырган өчен административ җавап биргән.

Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, әллә моңа кадәр игътибар ителмәгән, әллә яңа барлыкка килә башлады, шәһәрдә төрле нацистик символлар күзгә чалына. Буяу белән ашык-пошык язылган лозунг-билгеләрне халыкта "тормыш юлы" дип аталган урындагы бетон диварда һәм хәтта 4 нче мәхәлләдә дә күрергә мөмкин. Экстремизм белән көрәш структурасы вәкилләре әйтүенчә, беренче карашка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган төркем дә милли фанатизм фикерен алга сөрә. Әлеге төркемдә нигездә 14-18 яшьлек егетләр. Аларның йөгерү-сәламәтләнү күнегүләре дә флаглар тотып, лозунглар әйтүдән гыйбарәт. Күренә ки, халыклар арасында низаг куптарырга, талаш орлыгы салырга омтылучылар төрле ысуллардан файдалана. Татар халкында юкка гына "кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың", димәгәннәрдер.

Болар турында утырышта ТР буенча Рәсәй ФСБ идарәсе хезмәте подполковнигы Алексей Неволин сөйләде.

Алабуга районында 18 дини оешма (8 мәчет һәм 11 чиркәү) бар. Бүгенге көндә районда 8 дини мөселман оешмасы (3се шәһәрдә, 5се районда) теркәлгән.

Җитәкчеләр әйтүенчә, шәһәр һәм районда дини вәзгыять тотрыклы. Бездә якынча 16 милләт кешесе яши. "Дини конфессияләр һәм милләтләр арасындагы бердәмлек һәм конструктив диалог җирле җәмәгатьчелек үсешенә уңай тәэсир итә", - диде Геннадий Емельянов.

Дин әһелләре арасында чит илдә белем алганнар да күп. Кызганыч, аларның барысы да традицион ислам яклы түгел.

"Без халыкның җаны, аның рухы белән эшлибез. Шуңа күрә имамнарны үзебездә әзерләү тиеш", - дип мөрәҗәгать итте сөйләшүгә чакырылган Морт авылы имам-хатыйбы Хәйдәр Гайнанов.

- Хакимият әлеге мәсьәлә турында ачыктан-ачык сөйләшә. Барлыкка килгән проблемаларны бергә, һәр якның мәнфәгатен истә тотып хәл итәргә омтыла, - диде ул. - Балалар кечкенәдән Аллаһка ышанып, аннан куркып яшәргә өйрәнергә тиеш. Беркемнән, бернәрсәдән дә курыкмаган кеше генә куркыныч гамәлләргә бара ала. Гаилә тәрбиясе, әти-әни үрнәге мөһим роль уйный", - диде ул. Имам-хатыйп мәчетләр төзүдә, мөселман Сабантуен, балалар лагерен һәм башкаларны оештыруда ярдәм иткәне өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Имам-хатыйп сүзләре белән Покров соборы рухание иерей Симеон да ризалашты.

Дини экстремизмга каршы тору һәм аны профилактикалау чаралары турында фикер алышканнан соң, Алабуга район Советы тарафыннан өч еллык максатчан программа кабул ителде. Мәсәлән, муниципаль берәмлек территориясендә эшләүче дини һәм милли берләшмәләр һәм җирле үзидарә органнарының бердәм эшләве өчен җаваплы кеше билгеләнде. Район дин әһелләре өчен традицион дини кыйммәтләрне ныгыту һәм толерантлык мәсьәләсе буенча укулар оештырылачак.

Бу көнне депутатлар район бюджетына үзгәрешләр кертте, "Алабуга-Водоканал" предприятиесен булдыру өчен тавыш бирде. Су белән тәэмин итүче оешма ел саен бурычлары аркасында банкрот була. Геннадий Емельянов әйтүенчә, әлеге вәзгыятьне җитди инвестор килүе генә үзгәртә алачак. Андый инвестор табылган инде.

Депутатлар 2012 ел район бюджетына үзгәрешләр кертү турында доклад тыңлады, муниципаль милекне хосусыйлаштыру планын кабул итте, коррупцион хокук бозулар турында хәбәр итү нигезләмәсе белән танышты.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев