Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемдә нинди истәлекләр калган?

Татарстанда Казан каймасы төзелешендә катнашучыларны эзләү башланды. Республиканың йөзләрчә мең кешесе 41 елгы коточкыч салкыннарда окоплар казыган, саклагыч корылмалар ясаган.

Дошманны кертмәскә!
Сугышның беренче айларында ук Казан беренче дәрәҗәдәге серлелектә булган шәһәрләрнең берсенә әйләнә. Бирегә СССР Дәүләт банкының төп хәзинәләрен күчерәләр, эре оборона предприятиеләрен, чиктән тыш яшерен "Уран" лабораториясен эвакуациялиләр. Казанның дары заводы бу вакытта фронтка бертуктаусыз сугыш припаслары җибәреп торучы илдәге бердәнбер предприятие булган.
Шәһәрдә куркынычсызлык чаралары көчәя. Кешеләргә, дошман самолетлары игътибарын җәлеп итмәсенгә, йорт тәрәзәләрен кара калын кәгазь белән ябыштырырга карар бирелә. Төннәрен урамнарда милиция нарядлары тәртип саклый.
1941 елның октябрендә немец армиясе Мәскәүгә якынлаша. Оборона буенча Дәүләт комитеты Идел оборона сызыгын кору турында карар кабул итә. Казан каймасы аның бер өлеше булып тора. Партиянең шәһәр комитеты һәм райкомнарның беренче сәркатипләренә өч көн эчендә халыкны тупларга кушалар. Кайма төзелешенә Казан, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Биләр, Яшел үзән, Саба һәм республиканың башка районнарыннан кешеләр җәлеп ителә. Аларны ашыгыч рәвештә, берничә сәгатьтә җыялар, кем ничек киенгән, шулай озаталар. Барудан баш тарту җинаять саналган.
Шунда булганнарның истәлекләреннән: "Күршедә мобилизацияләнгән хатын яши иде, ул үзен турыдан-туры заводтан алып китүләрен елап сөйли иде. Балалары өйдә ялгыз калган.".
"Кешеләргә унлап көнгә җибәрәбез дигәннәр, чынлыкта алар анда ике ай һәм аннан да артык булган. Иртә таңнан алып караңгыланганчы, туң җирне казыганнар, авылларда салкын идәндә йоклаганнар. Шунда, каймада, минем тутам да туңып үлгән".
"Балаларны үзләрен генә калдыралар иде, әби-бабайлар булмады. Елыйбыз - балалар белән бер-бер хәл булмадымы икән?Кич кайтасың - утын юк, кайтканда юл уңаеннан бер кочак салам аласың, мичкә ягасың, ашлык орлыгын чистартып, кыздырасың".
"Әти һәм олы абый фронтта иде инде. Без үзебез җидәү, безнең янга тагын җиде "окопчы"ны керттеләр. Әнием авырлы иде, ләкин ул да окоп казыды, куллары канлы сөял генә булды. Нык ачыктык... Бәби тугач, гел ач йөргәнгә, әнинең күкрәк сөте булмады, бала үлде…".

Тылдагы батырлык
Шул вакыйгалар шаһитларының сүзенә караганда, 1941 елда көз бик иртә килгән. Туктаусыз яңгыр ява, ерып чыкмаслык пычрак, аннан соң кырык градуслы салкыннар башланган. Чыпчыклар очканда ук катып үлә торган булган. Җил белән кардан арынган урыннарда грунт катламы ярты метргача каткан. Шундый шартларда өлкән сыйныф укучылары, студентлар, хәтта авырлы хатыннар да эшләгән, кайберәүләре баласын окопта тапкан. Бернинди махсус техника булмаган. Окоп чокырларын кулдан - китмән, лом һәм көрәкләр белән казыганнар. Ярымач, начар аяк һәм өс киемнәреннән, кешеләрнең күбесе авырып үлгән, өшегән.
Казан каймасында күпме халык эшләгәне анык билгеле түгел. Кайбер мәгълүматка караганда, биредә 280 меңгә якын кеше булган. Төзелешнең тәмамлану көне итеп 1942 елның 11 феврален санарга була, ул көнне Казан каймасын дәүләт комиссиясе кабул иткән.
Танкларга каршы корылмаларның гомуми озынлыгы 331 километр, танкка каршы чокырларныкы - 151 километр, эскарплар - 79,61 километр, контрэскарплар - 1,96 километр. Барлыгы 392 команда һәм команда-күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 419 землянка һәм башкалар төзелгән.
Сугыштан соң окопларны бульдозерлар белән тигезлиләр, ләкин кайбер урыннарда аларның эзе әле дә калган. Ул вакыйгаларны күргән кешеләр инде аз. Алабугалылврның анда җибәрелүе турында мәгълүмат юк, әмма кайма төзүдә катнашучыларның районыбызда яшәве мөмкин. Анда катнашучылар яисә аларның туганнарын безнең белән 3-81-11 телефоны аша элемтәгә керүен сорыйбыз. Безнең бурыч - аларның истәлекләрен саклап калдыру.
Киләсе елның февралендә, бу корылмалар тәмамлануга 75 ел булганда, республикада Казан каймасын төзүдә катнашкан татарстанлылар батырлыгын ничек мәңгеләштерү буенча ахыргы карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев