Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кемгә тугры дус кирәк?

Бүгенге көндә "Тугрылык" ("Верность") дип аталган йортсыз хайваннарны яклау фонды әгъзалары карамагында 21 көчек бар. Эт балаларын тәрбияләүнең бу үзенә күрә бер кечкенә генә рекорды дияргә була. Анжелика Ивашечкина һәм Венера Романова вазифаларны үзара бүлешкән.

Бу кечкенә эт балаларын төрлесен төрле урыннан табып алганнар: берәүләрен базадан китерсәләр, икенчеләрен балалар йорты территориясеннән табып алганнар.

Монда көчекләрнең яңгыравыклы тавышлары ишетелә, ә кар кечкенә тәпи эзләре белән чуарланып беткән. Анжелика Ивашечкина эт балаларын үз участогында тота. Мәрхәмәтле Анжелика үз гомерендә үлемнән һәм кеше явызлыгыннан бик күп этне саклап калган. Хәзер биредә эт балалары өчен махсус будкалар төзелгән. Көчекләр аркага-арка терәп йоклый - алай җылырак була. Балалар кебек алар да даими игътибар, наз һәм карап торуны таләп итә. Анжелика һәм аның фикердәшләре этләрне көненә өч тапкырдан да ким ашатмыйлар, бу территорияне дә шулкадәр үк чистартырга туры килә.

21 эт баласын тоту күп көч таләп итсә, бер этне асрау ул кадәр мәшәкать тудырмаячак, билгеле. Тиктормас кечкенә йомгак сезнең көннәрегезне бизәр, ә инде дөрес тәрбия алып үсә төшкәч, ул чып-чын дус һәм сакчыга әвереләчәк. Эт балалары үз хуҗаларын көтә. Ә менә әлегә аларга үсәр һәм ныгыр өчен ашарга кирәк. Бу кечкенә бөтерчекләр бер нәрсәдән дә баш тартмыйлар, шуңа күрә аларны ашатып бетерү өчен тавык фаршы, ярмалар, коры ризык, эремчек һәм сөт таләп ителә. Моннан тыш җылы әйберләр, төзелеш сүсе, этләрне вакцинацияләү өчен акча да кирәк. Ярдәм итәргә теләүчеләр 8-987-220-90-52 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

Фонд җитәкчесе Анжелика Ивашечкина безгә менә ниләр сөйләде:

- Әлегә ике эт баласы йортлы булды. Телевидениегә биргән белдерүгә дә халык игътибар итмәде. Барысына да нәселле этләр кирәк, ә бит безнең көчекләребез һич тә алардан начаррак түгел. Килегез, күңелегезгә ошаганын сайлагыз. Аларны кемдер өйдә дус итеп тота, ә кемнәрдер авылга йорт сакларга алып кайта. Безнең этләрнең барысына да прививкалар ясатылган, ә ана этләр стерилизацияләнгән. Бу эт балаларына да шундый процедуралар ясату өчен акча кирәк булачак. Бер ана этне стерилизацияләү 1 мең сум тора, вакцинация 360 сум. Тагын ике эткә шундый процедура үткәрәсе бар.

Анжелика белән сөйләшкән арада да этләрнең төрлесендә төрле характер булуын аңларга җитештем. Алар арасында бик тынычлары да, гел сикереп-уйнап торганнары да, таныш булмаган кешегә өргән булып, сакчы булуын аңлатырга тырышканы да бар.

"Тугрылык" дип аталган йортсыз хайваннарны яклау фондына хайваннарны дәвалау, стерилизацияләү һәм вакцинацияләү өчен акча таләп ителә.

Реквизитлар:

Банк получателя − Отделение "Банка Татарстан" № 8610
БИК 049205603
Сч.№ банка получателя

30101810600000000603
Сч.№ получателя

40703810962410000174
Получатель − Благотворительный Фонд защиты животных "Верность"
Инн 1646029486
ЯК.410011324420417
"Голодный" телефон +7 965-610-13-43

(Банкка барып чиратларда торырга яратмаучылар акчаны "Голодный" дип аталган телефонга гади терминал аша сала ала).

Әминә ДӘМИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев