Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешелеккә каршы җинаятьнең бер шаһите

11 апрельдә бөтен дөнья концлагерь тоткыннарын азат итү көнен билгеләп үтә. Алабугада бүгенге көндә бу газапны кичкән бер ветеран яши.

Бөек Ватан сугышы елларында үлем лагерьлары аша 30 илдән 20 миллионнан артык кеше узган, шуларның 5 миллионы - Советлар Союзы гражданнары. 12 миллионга якын кеше азат итү көненә кадәр яши алмаган, алар арасында - 2 миллионга якын бала булганлыгы билгеле.

Германия җирләрендә һәм аның тарафыннан басып алынган илләрдә 14тән артык концлагерьда тоткыннарны крематорий мичләрендә яндырганнар, газ камераларында агулаганнар, вермахт солдатлары өчен каннарын алганнар, көчләгәннәр, җәберләгәннәр. Ул гына да түгел, аларда котычкыч медицина экспериментлары үткәргәннәр.

Ач килеш хәлдән тайганчы эшләргә мәҗбүр булган Бухенвальд тоткыннары 1945 елның мартында баш күтәрә. 11 апрельдә бирегә Америка солдатлары килә, БМО карары белән бу көн фашист концлагерьлары тоткыннарын Халыкара азат итү көне буларак билгеләнә. Бухенвальдтан башка Освенцим, Майданек, Маутхаузен, Штутгоф, Дахау концлагерьлары булган. Россия террриториясендә генә дә фашист оккупантлары 1,7 миллион кешене җәзалы үлемгә дучар иткән.

Тоткынлыкта булган СССР гражданнары, илгә кайткач та НКВДның фильтрация лагерьларын үтәргә мәҗбүр була. Сталинның тоталитар режимы аларны хыянәтчеләр дип саный, махсус, югары уку йортларында, хәрби училищеларда белем алу хокукыннан мәхрүм итә. Кече яшьтәге тоткыннарның 2 проценты гына югары белем алуга ирешә.

Кешелеккә каршы җинаятьнең бер шаһите безнең шәһәрдә яши. Фашист тоткынлыгыннан исән калган Федор Ковальчук дөнья хәбәрләре белән кызыксына, яңалыкларны даими карап бара. Ветеран Россия һәм Америка мөнәсәбәтләренең җайланып китә алмавына борчыла.

Федор Яков улы тумышы белән Белоруссиянең Калинковическ районы Березовка авылыннан, 17 яшендә фашист тоткынлыгына эләккән. 1943 елның 5 маенда Германиягә озатылган. Дрезден шәһәре янындагы концлагерда булган, Фюрстенвальде торак пунктында авыл хуҗалыгы эшләрен башкарган.

1945 елның 15 маенда Федор Ковальчук Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алына һәм танк дивизиясе составында Австрия, Венгрия, Германиядә, СССРда Ворошиловград шәһәрендә хезмәт итә.1950 елның 20 февралендә хезмәтен тәмамлый, 8 мартта туган ягына әйләнеп кайта, аннары Татарстанга, Алабуга шәһәренә күченә. 48 ел буе нефть буровойларында дизельче булып эшли.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Федор Ковальчук юбилей медальләре; Россия, Татарстан хакимиятеннән рәхмәт хатлары, Ватан хакына намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

- Сугыш башлануга, әти фронка китте. Уңыш җыяр вакыт җитте. Хатын-кызлар һәм балалар ашлык җыйды. 1941 елның август ахырында авылга кызылармеецлар килде. Колхоз амбары янында хатын-кызлар һәм балаларны жыеп, командир: "Без атларны ашатыр өчен солы алдык, сез калыгыз, нәрсә калган, барысын да алыгыз. Яшәгез, балаларны саклый күрегез, без әйләнеп кайтырбыз!" - диде. Бик озак беркем дә күренмәде: безнекеләр дә юк, немецлар да юк. Бервакыт хәрбиләр төялгән машина күренде, соңрак аларның эсэсовецлар отряды икәнлеге беленде, - дип сөйли Федор Ковальчук.

Немецлар дусты белән бергә аны һәм балалы хатынны борга алып киткән. Алар барып житкәндә, анда 30 кеше көрәк белән чокыр казыган була инде. Дүрт почмакта дүрт пулемет, этләр, фашистларның кулларында чыбыркы. "Казы!" дигән әмер яңгырый.

- Без бу чокырны үзебезгә казыйбыз дип уйладык. Кинәт кенә фашистларның планнары үзгәреп, безне Юрович авылына, аннары Калинкович авылына кудылар, цемент ташый торган вангоннарга утыртып, Германияга озаттылар. Бик озак бардык, нигә һәм кая барганыбызны да белмәдек. Дрезден районында вагоннардан куып чыгардылар, аннары моның концлагерь икәнен аңлап алдык. Юлда часотка йоктырдык һәм авырый башладык. Шәфкать туташлары безне дегет белән дәвалады. Көндезләрен лагерь территориясен җыештырдык, төннәрне баракта үткәрә идек. Атна узгач, безне эшкә урнаштыра башладылар. Таза һәм сәламәт иптәшләрне Германиянең химия заводларына, ә кече гәүдәле һәм хәлсезләрне хезмәт базарына җибәрделәр, безне анда хуҗалар үзләренә авыл хуҗалыгы эшләренә алды. 23 ай шунда эшләдем. Ашау такы-токы иде, ачтан да үтермәделәр, тамак та туймады", - дип искә ала тоткын.

Тормыш иптәше белән бергә гомер итүче Федор Ковальчук янында бу атнада халыкны социаль яклау үзәге "Ышаныч" хезмәткәрләре һәм "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр булып китте.

Колагы начар ишетсә дә, ветеран картлыкка бирешми. Кызлары Любовь Ковальчук әйтүенчә, бабайның яраткан шөгыле дә бар: компьютерда шахмат уйный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев