Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кешенең асылы нинди?

Әдәби әсәрне һәркемнең үзенчә кабул итүендә аның тормыш тәҗрибәсе, характеры, тормышка мөнәсәбәте формалашкан даирә тәрбиясе, хәтта нинди җенестән булуы да роль уйный. Һәр кеше - үзе бер китап дигән принциптан чыгып карасаң, димәк, һәр кешегә дә һәркемнең мөнәсәбәте үзенчә.

Һәммә кешенең серле китап икәнлеген, эчтәлегендә һәм начар, һәм яхшы яклары булуын исбат итәргә кирәкле түгелдер, дип уйлыйм. Гәрчә әдәбият белеме образлар тудырганда типиклаштыруны, гомумиләштерүне таләп итсә дә, хезмәттәшләрем турында язганда, конкрет кеше хакында сүз алып барганлыктан, субъективлык урын алмыйча калмый. Ягъни, мин аны ничек күрәм, ничек кабул итәм, шулай тасвирлыйм.

Кавиев фамилиясе, мөгаен, институтта иң еш яңгырый һәм кабатлана торганыдыр. Бердән, һәркемгә хәерхаклы мөнәсәбәттә булганлыктан, бик еш ярдәм яисә киңәш сорап аның янына керәләр. Директорның беренче урынбасары буларак, мөмкинлегеннән килә икән, беркайчан да булышудан баш тартмый. Аның хәтта кабинет ишеге һәрвакыт киереп ачып куелган була. Инде коридорда туктатып, гозереңне әйтәсең икән, бик ашыкса да, сүзеңне тәмамлап, китеп барганчы, урыныннан кузгалмас, эшлекле кыяфәт чыгарып, бара-бара сөйләшмәс.

"Самый легкий характер у циников, а самый сложный - у идеалистов", диләр. Айрат Фәргать улы белән эш итү уңайлы булса да, аны циник дип әйтергә тел бармый. Әйе, ул аек акыллы, кешенең мөмкинлекләрен тиз бәяли, шуңа күрә артыгын таләп итеп, җәфаламый. Гадәттә, кешенең рәхимле булуы аның ситуацияне нинди яктылыкта күрүендә сизелә. Бар юмор, бар сарказм. Үзләрен өстен итеп тотарга омтылучылар, нигездә, сарказм куллана, шуның белән башкаларның дәрәҗәсен төшерү хисабына, югарырак күренергә тырыша. Айрат Фәргать улында исә юмор җылы, якты, беркемне дә кимсетми. Ул аннан тәм һәм рәхәт таба, кайчакта, хәтта, рольгә кереп китә. Бервакыт, ниндидер бәйрәм уңаеннан, актлар залында институт үзешчәннәре оештырган концерт бара. Сәхнәдә - әби булып киенгән кыз сюжетлы бию башкара. Менә ул бөкрәйгән карчык кыфәтендә чишмәгә бара. Чишмәнең суы тылсымлы булып чыга, бер уч су эчкән саен, әбиебез егерме елга яшәрә һәм менә безнең алда тупырдап торган кызга әйләнеп, очынып-очынып бии башлый, сәхнәгә генә сыеша алмый, залга ук төшеп китә һәм кире Айрат Фәргать улын җитәкләп менә. Директорның беренче урынбасары, әлбәттә, мондый номер хакында кисәтелгән булгандыр инде, әмма аның сәхнәгә күтәрелгәндә салынган җилкәләрен, җыерылган кашларын, төксе карашын күргәч, билләһи, биюче кызны җәлләп куйдым. Менә кызыбыз аңа хыялдагы чишмәдән учлап алып су эчерде һәм... Айрат Фәргать улының кашлары язылганын, елмая башлавын күреп кенә, ниһаять, моның уен булуын, башкаручының чын артист икәнен аңладым. Икенче уч судан соң, егетебез җилкәләрен турайтты, башын чөйде. Зал канәгать, мин кыз язмышы өчен тыныч идем.

Үзе кафедрага кереп, йомышын әйтү - Айрат Фәргать улы өчен табигый хәл. Ул килеп кергәч, ханымнар елмаеша, яшерен генә көзгегә күз ташлап, чәчләрен төзәтеп куя. Мин, начальство күргәч, гадәттәгечә каушыйм, креслодан тормакчы булганда, кесә култыксага эләгеп, кире утырам. Ул боларның берсенә дә игътибар итми, кул биреп күрешә:

- Ничек хәлләр? Карагыз әле, музей өчен кем җавап бирә? Ие, ие, илле икедәге Хәйрулллина? Алайса, иртәгә кунаклар килә, Кырым татарлары. Юк, күп түгел, 5-6 кеше. Аларга Кәрим Җаманаклы турында сөйләргә иде, күңелле булыр. Ие, русча, ие, күп түгел, берничә минут.

Ә бит аның дәрәҗәсендәге кешенең эш стиле менә болай да булырга мөмкин. Телефоннан шалтырата, исәнләшеп вакыт әрәм итеп тормыйча, бөердән чыккан тавыш белән ике генә сүз әйтә: "Миңа керегез". Кабинетта сиңа карамый гына сөйләшә: "Иртәгә музейда бер кеше сөйләргә әзер булсын. Сәгать унга". Һәм компьютерына борыла. Болай кыланучыларга эш кирәкми, мондыйлар биләгән кәнәфи биргән мөмкинлекләрдән ләззәт чигә, аларга башкаларның буйсынуын тою рәхәт. Кушылганны үтисең, әлбәттә, ләкин күңелдә юшкын, башкарылганнан тәм һәм ямь юк.

Әйткәнемчә, Айрат Фәргать улы мондый ваклыклардан өстен. Ул, гомумән, элеккеге фундаменталь фән вәкилләре булган галимнәрне хәтерләтә, болай да үзен хөрмәт иткәннәрен, кушканнарының җиренә җиткерәселәрен белә. Сүз дә юк, башкалардан тәлап итәр өчен, беренче чиратта, үзең ат кебек эшләргә тиешсең.

Заман таләп иткән яңа стандартларга күчәргә омтылып яшәгән югары уку йортларында үзгәрешләр бик күп. Өсте-өстенә тикшерү, яңа таләпләр - барысын да институт администрациясе тиз арада тормышка ашырырга, гамәлгә кертергә тиеш. Киңәшмә җыялар, деканнар һәм кафедра мөдирләре алдына бурыч куела: шушы-шушы вакытка, шуны-шуны эшләргә. Сораулар ява башлый, моны ничек, тегене кайчан. Гадәттә, аларга җавапны беренче урынбасар бирә. Төпле, әтрафлы җаваплар була, ләкин, яшерен-батырын түгел, минем кебек элеккеге тыныч яшәешкә күнеккәннәрнең, беренчедән, мондый үзгәрешләрне кабул итәсе килми, күңел әвәлгечә, туксанынчы еллардагыча яшәүне тели, икенчедән, шәхсән үзем, катлаулырак эшләрне аңлап та бетермим. Аңлап бетермәгәнне үзеңә тануы авыр, шуңа мыгырданган булабыз: "Нигә кирәк инде бу? Үзләре дә белеп бетерми, ә таләп итәләр..." Аңлыйбыз инде, белгәннәрен, аңлыйбыз, мырлап алсаң, җиңелрәк була бит.

Язмамны әзерләгәндә, интервью да алмадым, махсус тикшерүләр дә үткәрмәдем. Әйтелгәннәр көндәлек тормыштагы күзәтүләргә, беренче тәэсирләргә нигезләнгән. Мәкаләнең башында кешене китап белән чагыштырган идек, һәркем аннан үзенә кирәкне таба: кемдер уңай, кемдер тискәре эчтәлек күрә, ләкин, иманым камил, кешенең асылы яхшы, рәхимле. Бердән, без аны дөрес аңлап кына бетермибез. Икенчедән, тирә-як мохит, мәшәкатьле көнкүреш безне гасабилы итә һәм без аны якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә чыгара башлыйбыз. Әмма, Аллага шөкер, бар кеше дә андый түгел.

Гомәр ДАУТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев