Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык санын алу цифрлы форматта уздырылачак

Киләсе Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак.

Халык санын алу Россия тарихында беренче тапкыр электрон рәвештә оештырыла. Барлык исәпкә алучылар да планшетларда эшләячәк, бу хаталар санын киметергә һәм мәгълүматны эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алуда катнашучылар Дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта мөстәкыйль тутыра алачак. Интернет-исәпкә алу халык санын алуның чын «фишкасы» булачак.
Татарстанда һәм Алабугада Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек буенча актив эш дәвам итә.
Исәпкә алу персоналын сайлау исәпкә алуга әзерлекнең мөһим этабы булып тора. Муниципаль хакимият органнары белән берлектә 2020 ел ахырына кадәр исәпкә алучыларны һәм контролерларны сайлап алырга кирәк.
Бер исәпкә алучыга йөкләнешнең уртача нормасы — 550 кеше. Алты хисап участогы исәпкә алу участогына берләшә, аның эше белән контролер җитәкчелек итәчәк.
Сайлап алынган барлык кандидатуралар да уку узарга тиеш булачак һәм тестның уңай нәтиҗәләре булган очракта гына эшкә алыначак.
Контролерлар 14 марттан 10 майга кадәр 58 көнгә, исәпкә алучылар — 31 көнгә, 1 апрельдән 31 апрельгә кадәр җәлеп ителә. Контролерларның хезмәт хакы — аена 18 мең сум, исәпкә алучыларныкы — 16 мең 200 сум.
Әңгәмәгә 7-87-57 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев