Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көне, 21 февральдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган бәйрәм буларак, 1999 елда ЮНЕСКОның генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән.

Ул җир тарихыннан югалу алдында торган телләрне саклап калу, туган телне үстерүне кайгыртуны максат итеп куя. Дөнья телләрен саклау, аларның үзара мәдәни аралашуына йөз тота.

Хәзерге вакытта телне саклау мәсьәләсе аеруча зарур, чөнки кайсы гына телне алсак та, ул инде интернациональ терминнар белән шактый чуарланган. Глобальләштерү аркасында, бүген телләр бик тиз юкка чыга бара. Тел бетсә, ул телдә сөйләшүче халык та бетә, аның мәдәнияте, тарихы да юкка чыга.

Ә безнең 34нче балалар бакчасында татар телендә, татар телен саклауга һәм аны яратуга багышланган чаралар гел уздырылып тора. 20 февральдә бакчабызның музыка залында бик матур итеп “И туган тел...” бәйрәмен уздырдык. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре, тәрбиячеләр үзләре дә бик теләп катнашты: ана телебездә җырлар җырлады, шигырь сөйләде, биеде. Аеруча, “Аулак өй” дигән күренеш үзенчәлекле булды, артистлары Галиәсгар Камал театрыныкыннан бер дә ким булмады. Кичәне Алсу Сәйфетдинова алып барды. Татар телендә кичәләр уздырып, ана телебездә сөйләшеп торсак, телебез яшәр, чәчәк атар.

Зәрия Җиһангирова, беренче категорияле тәрбияче 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев