Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби вакытка күчү, яисә Алабуга коткаручылары өчен олы имтихан

Эш көне башлануга әле ярты сәгать вакыт бар, ә хакимият бинасында инде кеше күп – 23 октябрьдә иртүк анда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең ашыгыч утырышы башланды.

Комиссиягә Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгының урынбасары Андрей Орлов җитәкчелек итте. Бу кешеләрнең барысы да болай гына җыелмаган – шәһәрдә “ЧП”. Иртән “Кама буе” подстанциясендә трансформатор эштән чыккан. Авария аркасында 3 сәламәтлек саклау учреждениесе, 5 мәктәп, 11 балалар бакчасы утсыз калган. Моннан тыш, 200гә якын күпфатирлы һәм 900 диярлек хосусый йорт электр энергиясеннән мәхрүм ителгән. Кем гаепле булуы хәзергә әһәмиятле түгел, иң мөһиме – нәрсә эшләргә? Гадәттән тыш очракларда кешеләрнең язмышы нәкъ менә ашыгыч һәм иҗтимагый хезмәтләрнең бердәм гамәлләренә бәйле.

Бәхеткә, авария белән булган очрак уйлап чыгарылган гына. Бүген шәһәрдә гражданнарны саклау буенча 3 көнлек команда-штаб өйрәнүләре тәмамланды. Анда 400гә якын кеше катнашты.

Подстанциядәге авария коточкыч очрак, дип билгеләп үтте комиссия әгъзалары. Беренчедән, ул салкын вакытта була калса, шәһәрдә җылыту буенча кыенлыклар килеп чыгачак. Җылылык челтәрләре предприятиесенең башкаручы директоры Андрей Дементьев аңлатуынча, электрдан башка йортлардагы җылылыкны алар 12 сәгать тирәсе генә тотып тора алачак. Андрей Орловның балалар белән нишләргә дип соравына Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Антон Кузнецов шунда ук ата-аналарга хәбәр итәчәкләрен белдерде. Икенчедән, мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны электр утыннан өзелмәгән мәгариф учреждениеләренә алып баруны оештырачаклар. Балалар мәктәп автобусларында барачак, ди Антон Кузнецов. Авария очрагында, хастаханәгә кагылышлы хәл өйрәтүләр кураторында сорау кузгатты. Андрей Орлов фикеренчә, Алабуга үзәк район хастаханәсендә электр энергиясенең башка чыганаклары булмау, мисалга, реанимация бүлегендәге авырулар өчен һәлакәтле булырга мөмкин. Бүген әлеге бүлектә 20 урын.

– Кайбер койка-урыннар сулыш аппаратларына тоташтырылган. Кинәт утны сүндерсәләр, анда нәрсә булачагын беләсезме? Анда кичекмәстән электрогенератор кирәк. Сәламәтлекне саклау министрлыгына бу сорау белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде Андрей Орлов.

Гражданнарны саклау һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча Алабуга идарәсе башлыгы Николай Доронин сүзләренә караганда, мондый өйрәнүләрдә төрле тормыш очраклары китерелергә мөмкин, кызганычка, аларның теләсә кайчан килеп чыгуы бар.

– Без әллә нинди уйдырма күренешләр алмыйбыз. Мәсәлән, өйрәнүләрнең беренче көнендә Чулман елгасында шәһәр пристане белән янәшә кечкенә күләмле судно бүрәнәгә төртелде. Нәтиҗәдә, ике кеше суга барып төште, берсе су астына китте. Глонасс+112” системасы буенча сигналдан соң, яр буенда шунда ук ашыгыч хезмәтләр – полиция, ашыгыч ярдәм, коткаручылар, водолазлар җыелды.

Аларның бердәм эш итүләре нәтиҗәсендә, зыян күрүчеләрнең берсен ярга чыгардылар, берникадәр вакыт су астында булырга туры килүчегә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең булышлыгы чыннан да кирәк булды. Шартлы рәвештә суга баткан дип исәпләнүченең гәүдәсен соңрак водолазлар алды. Икенче сценарий да тормыштан алынган. Трассада күп санда имгәнүчеләр булуга китергән авария. Автобус җиңел машина белән бәрелешкән. Нәтиҗә – автобусның дүрт пассажиры, машинаның ике пассажиры җәрәхәтләнгән. Автобус яна башлаганга, автомобиль кысылып калган, шуңа күрә утка каршы көрәшүчеләрне дә, “болгарка”лы коткаручыларны да җәлеп итәргә туры килде. Шартлы юл-транспорт вакыйгасы урынында кайнар аш оештырдылар. Шундый өйрәнүләрнең масштабы искитәрлек. Өч көн эчендә түләмә аркасында дигән шик белән мөгезле эре терлекләрнең кырылуы яисә “Алабуга” МИЗы заводларының берсендә янгын чыгу кебек очраклар да оештырылды. Икенче көндә хәрби вакытка күчкән очракта һәм ракета-бомба һөҗүме барганда, халык һәм кичекмәс хезмәтләрнең гамәлләре өйрәнелде. Әйтергә кирәк, андый чаралар муниципаль берәмлекләрдә һәр 4 ел саен уздырыла.

Кимчелекләр исәпкә алынды һәм, Андрей Орлов әйтүенчә, өйрәнү йомгаклары буенча безнең районга ул ныклы “дүртле” куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев