Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киңкырлы шәхес

Морт мәктәбе коллективына да Фирдәвес Хуҗин белән күзгә-күз очрашу, аралашу бәхете елмайды. Кичәдә “Милләтемнең гаме – яшәвемнең яме” исемле презентация күрсәтелде, “Алабуга төбәгенең якты йолдызы” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Алабуга – ак шәһәр, борынгы һәм тарихлы шәһәр ул. Ике гасырлык тарихы булган бу шәһәр бик күп күренекле кешеләргә очар өчен канат биргән: Надежда Дурова, Иван Шишкин, Марина Цветаева, Эдуард Касыймов, Тажи Гыйззәт...

Туган төбәгебезнең мәдәнияте, иҗат шәхесләре турында сүз алып барганда, Алабуга шәһәренең Чулман әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе әгъзасы Фирдәвес Хуҗинны әйтеп китмәү мөмкин түгел, чөнки ул – төбәгебезнең язучысы да, шагыйре дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Ходай күпкырлы сәләт биргән аңа.

Укучылар Фирдәвес Хуҗинның иҗатын белүләрен чыгышлары белән дәлилләделәр. Кичәдә “Соңлап табылган йолдыз”, “Без белмәгән сугыш”, “Алабугада ислам нуры”, “Ун хикәя”, “Күкләр шаһит”, “Туембашның соңгы могиканы” әсәрләреннән өзекләр яңгырады.

Чара ахырында сүз мөхтәрәм кунагыбызга бирелде. Ул укучыларны үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды, каләм тибрәтергә өндәде. Кичә укучылар һәм укытучылар күңелендә матур хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев