Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнада безне ниләр көтә икән...

Өлкәннәр өчен әкият 26 декабрь - 1 гыйнвар

КУЧКАР (21.03-21.04)
Куелган максатка ирешү өчен, нык тырышырга кирәк. Кыю һәм көчле рухлылар өчен бик яхшы атна, алар тормышта ни кирәген анык белә. Үз мәнфәгатьләрегезне яклый белүегез социаль һәм һөнәр өлкәсендә уңыш яулауда ярдәм итәчәк.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Укып, белемегезне тирәнәйтергә кирәк булыр. Бәлки, зирәк остаз һәм яхшы киңәшче булып китәрлек кеше белән танышырсыз һәм аның фикерләренә колак сала башларсыз. Фәлсәфә, дин, әхлак сорауларына җавап эзләрсез.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Гаиләдәге каршылыклар сүз һәм эш арасындагы аермага бәйләнгән. Балалар аркасында да бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин. Тәнкыйть белән генә мавыкмыйча, иптәшегезне аңларга тырышыгыз.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк. Йогышлы авырулардан сакланыгыз. Кисәтү чараларына күбрәк игътибар бирегез. Булдыра алган кадәр, эш урыныгыздагы йөкләмәләрне бераз киметегез.

АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Бу атнада өйдә дә, эштә дә идеаль тәртип урнаштырасыгыз килер. Яңа ел алдыннан бу бик тә урынлы. Кирәксез әйберләрдән арынып, киштә һәм шкафларны бушатыгыз. Иркенрәк булса, яхшырак.

КЫЗ (22.08-22.09)
Сәләтегезне тормышка ашыру өчен кулай вакыт. Иҗади мөмкинлекләр ачылыр. Чәчегезне, кием һәм үз-үзегезне тоту рәвешен үзгәртә аласыз. Ялгызларны романтик танышулар көтә.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Бар игътибарыгызны йортка, гаиләгә юнәлдерергә кирәк булыр. Өегез уңайлы булсын өчен, көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә туры киләчәк. Алар инде күп җыелган.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Акчаның бик тиз юкка чыгып баруын тоярсыз. Вак-төяк әйберләрне бик күп алырга туры килер һәм аларның гомуми күләме шактый булачак. Моннан тыш, акча яисә матди кыйммәтләр югалту куркынычы бар.
УКЧЫ (24.11-21.12)
Бу атнада финанс ягы шатландырыр. Бәйрәм өстәлегез бай булыр, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга кыйммәтле бүләкләр алырсыз. Үзегез турында да онытмагыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Көч-куәтегез артуын сизәрсез. Кыюсызлыгыгызны җиңәргә вакыт. Тормышта уңышка ирешү өчен, кыюлык һәм үз-үзегезгә ышаныч булуы кирәк. Бу сыйфатларны ныгыткан очракта, сез лидерлыкка ирешәчәксез.

СУКОЯР (20.01-18.02)
Көндәлек мәшәкатьләр белән, яшәү рәвешегез турында уйларга да өлгермисез. Башкалар турында кайгыртып, вакытыгыз үтә. Тынычлыкта калып, үз тормышыгызга игътибар итсәгез, бәлки берәр ачыш ясарсыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сезгә элеккедән дә күңелле булыр. Дуслар һәм фикердәшләрегез беренче урында. Кайберләре кунакка чакырырга мөмкин. Бәлки, яңа кешеләр белән танышып, бөтен ялларыгыз шулар белән үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев