Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атнага йолдызнамә

Киләсе атнда йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар
Бу атнада барлык эшләрегезне дә төгәлләргә тырышыгыз, киләчәктә алар өчен вакытыгыз булмаска мөмкин. Яраткан кешегез сезне гаҗәпләндерә ала, аңа җавап кайтарырга әзер булыгыз. Алдагы бәйрәмнәрне ничек үткәрү планын төзү мөмкинлеге табыгыз.

Үгезбозау
Яңа танышулар хәзер бик күңелле һәм нәтиҗәле булырга вәгъдә итә. Өйдә утырмагыз — ешрак дусларыгыз белән очрашыгыз, мәдәни чараларда катнашыгыз. Эштә хезмәттәшләрегез белән аңлашылмаучанлыклар килеп туарга мөмкин. 

Игезәкләр
Сез исәп тоткан кеше көтмәгәндә сынатырга мөмкин. Эмоцияләр бу чорда иң югары ноктага җитәчәк. Әмма якын кешеләрегезне рәнҗетергә кирәкми. Вакытыгызны файдалы итеп үткәрегез. Әйтик, спорт белән шөгыльләнү файдага булачак.

Кысла
Сезнең хәзер берәр маҗарага эләгү теләге туарга мөмкин. Ләкин йолдызлар шуны кисәтә: моны эшләргә кирәкми. Киресенчә, бу ашыкмыйча эшләү һәм агымдагы мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы вакыт. Диетада утырган кешеләргә күп ихтыяр көче таләп ителә.

Арыслан
Әгәр бу вакытка романтик очрашулар планлаштырылмаган булса, моны төзәтергә вакыт! Үзегезгә зур игътибар бирү таләп ителәчәк, бу үз чиратында үз-үзегезгә ышанырга ярдәм итәчәк.

Кыз
Йолдызлар сезгә әйләнә-тирәдәгеләргә өметләнергә киңәш итми. Бу вакытта башланган теләсә нинди мөһим проектлар уңышсыз булырга мөмкин. Аның каравы, ял белән бәйле планнар берсүзсез тормышка ашырыла. Иң яхшысы — зур компания белән ял итү.

Үлчәү
Атна башында сезне күңелле сюрприз көтәргә мөмкин. Әмма аннан соң сораулар җавапларга караганда күбрәк булачак. Атна уртасына таба сез таркау булачаксыз, бу сезнең хезмәт эшчәнлегегездә чагылыш табарга мөмкин. Әгәр җитәкчелек канәгать булмаса, хаталарыгызны төзәтергә туры киләчәк.

Чаян
Соңгы вакытта тыныч йокларга бирмәгән сорау, ниһаять, уңышлы хәл ителер. Әмма сөйгәнегез белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга, эш хәтта аерылышуга барып җитәргә мөмкин. Күбрәк ял итәргә һәм эш турында азрак уйларга тырышыгыз. Эштә бер-ике көн ял алыгыз.

Укчы
Якын кешеләрегез биргән киңәшләргә колак салырга кирәк. Атна башында сак булу мөһим: сезне алдарга мөмкиннәр. Матди проблемалар килеп чыкса, аларга игътибар итмәгез. Тик йолдызлар бик мөһим булмаган әйберләрне сатып алудан тыелып торырга киңәш итә.

Кәҗәмөгез
Атна буе бернәрсә дә эшлисе килмәү, ялкаулык хөкем итәчәк. Шуның аркасында эштә һәм гаиләдә конфликтлар килеп туарга мөмкин. Хәзер озак вакытлы сәфәрләргә чыгарга киңәш ителми − аларны башка вакытка күчерегез. Бу вакытта шулай ук имгәнү куркынычы зур: сак булыгыз.

Сукояр
Бу атна үзанализ өчен идеаль. Тормышка үз карашларыгызны яңадан карагыз. Үпкәләткән кешеләрдән гафу үтенергә кирәк булуы ихтимал. Ниндидер мөһим нәрсәләрне онытмас өчен, кыска гына язмалар ясагыз.

Балык
Акча белән мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгачак. Сез отышлы сатып алулар ясый, акча җыя яки кредитлар буенча бурычларны яба аласыз. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр бераз начаррак булачак. Талашулардан качарга һәм беренче булып татулашырга тырышыгыз — бу аралашуны җайга салырга ярдәм итәчәк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев