Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Киләсе ел Пал Сергеич кебек тыныч булсын иде»

Киләсе ел – Ак Үгез елы. Кәбисә елыннан соң, 2021 ел тыныч булыр дип фаразлыйлар.

Бәйрәм алдыннан киләсе ел хуҗасы булган бу мөгезле баһадир белән якыннанрак танышырга булдык. Моның өчен без Алабуга районы Поспелово авылына барып, Тимур Тимергалиев хуҗалыгында булып кайттык.
Хуҗалыкка аяк басуга ук, без ап-ак Яңа ел символын күрдек, ул 13 сөтлебикә янында горур басып тора. Яратып, Пал Сергеич дип йөртәләр аны. Хуҗалары аны быел гына алганнар.
— Әлеге үгезне алганда, аның ак төстә булуы җәлеп итте. Ул голштин токымыннан, безнең барлык сыерлар да шундый. Ике яшь кенә булуына карамастан, аның буе — 1,5 метрга якын, әмма ул әле тагын да үсәр дип уйлыйбыз. Үзенең генә аерым рационы юк. Ул печән, фураж, салам, скважинадан алынган чиста су ярата. Шунысы яхшы, ул тыныч холыклы, — ди аның хуҗасы.
Шулай булса да, без аның янына бик якын барырга җөрьәт итмәдек. Чөнки аның кәефе күз ачып йомган арада үзгәреп китәргә мөмкин, ничек кенә булмасын — үгез бит ул!
Ә менә үгезләрне кызыл төс ярсыта дигән сүз дөрес түгел икән. Алар төсне аермый, кешенең киенү рәвешен, кискен хәрәкәтләрне генә истә калдыралар ди. 
Тимур Тимергалиев йолдызнамәгә ышанмый, әмма киләсе ел да Пал Сергеич кебек булыр дип өметләнә.
— Киләсе ел шушы үгез кебек тыныч булсын иде. Бернинди дә сынаулар булмаса, яхшы бит. Без тыныч кына һәм күңел биреп эшли алабыз, − ди Тимур Тимергалиев.
Күсе елының күңелсезлекләре хәйран булды. Хәзер инде бөтен өмет — Үгез елында. Киләсе ел күңелләрдә бары тик яхшы вакыйгалары, сөенечләре белән генә истә калсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев