Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киңәшчеләр дә, ярдәмчеләр дә, психологлар да

Григорий Злобнов октябрьдә 90 яшен тутырачак. Ветеранның энергиясе әле ташып торса да, социаль хезмәткәрләрнең ярдәм һәм игътибары барыбер кирәк. "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Альбина Мөминова һәм Зоя Галанинаны ул, үзенең күгәрченнәре дип атап, һәрвакыт көтеп ала.

Альбина Мөминова - шәфкать туташы, аның 12 опекага алынган кешесе бар һәм аларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр һәм ветераннар, һәркайсысына үз юлын табарга, игътибар бирергә кирәк. Григорий Злобнов янына ул атнага ике мәртәбә килә, ветеран аны үзенең тормышны яратучанлыгы белән килгән саен шаккаттыра. Бу юлы без аның янына бергә килдек. Ветеран медицина хезмәткәрен туганы кебек каршы алды. Альбина Әсгать кызы беренче эш итеп сәламәтлеге турында сорашты. Һәр килүендә ул Григорий Николаевичның артеририаль кан басымын үлчәде, бу юлы ул бераз югары иде.

- Ятып торырга һәм тынычланырга кирәк, - дип киңәш итә шәфкать туташы. Монда ничек сөйләшми түзәсең инде, ничә көн буена аңа сөйләр сүзләре күп җыелган.

Социаль хезмәткәрләр еш кына - киңәшчеләр дә, ярдәмчеләр дә, психологлар да. Кан басымын үлчәүдән тыш, Альбина Әсгать кызы опекага алынган кешеләренә врач кушуы буенча уколлар да ясый, компресслар куя.

Өлкән яшьтәгеләр белән эшләү җиңел эш түгел, чөнки һәрберсенең үз холкы, тәҗрибәсе һәм төрле язмыш.

− Миңа нәкъ менә ветераннар белән эшләү ошый, чөнки алар үткән тормыш юлы гади түгел, алардан үрнәк алырга була. Яхшы күңеллелек, намуслылык, ярдәмчеллек, риясызлык кебек сыйфатлар хасаларга. Менә, мәсәлән, Григорий Николаевич, бик позитив кеше, кунакчыл да ул, аның белән аралашырга җиңел, бик җаваплы, мин кушканнарны һәрвакыт үти, - ди Альбина Мөминова.

"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ул инде 10 елдан артык эшли, моңа кадәр ул Оренбургта хәрби госпитальдә шәфкать туташы булган. Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз дигән сораудан соң, Альбина Әсгатовна ул турыда уйлап та карамаганлыгын, ләкин үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмаганлыгын таныды.

Быел ул "Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының иң яхшы хезмәткәре" Бөтенрәсәй конкурсының республика этабында "Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә җиңү яулаган.

− Конкурска җентекләп әзерләндек. Миңа безнең белгечләр - Ольга Меркулова һәм Алия Гәләүтдинова ярдәм иттеләр. Шуңа күрә бу җиңү минеке генә түгел, ә бар коллективныкы, җитәкчеләрнеке, - ди Альбина Мөминова һәм җиңү аның өчен көтелмәгән хәл булуын әйтте.

Үзләренең шәфкать туташлары өчен ветераннар да сөенгән, аларның күпчелеге өчен социаль хезмәткәрләр якын кешеләренә әйләнгән. Григорий Злобнов үзе янына Зоя Галанинаның да килеп йөрүен белдерде, ул аның фатирын тәртипкә китереп, җыештырып тора.

- Зоя турында чиста күңелле кеше дип әйтер идем. Ул миңа бик игътибарлы, барысын да юа, тузаннарны сөртә, фатирымда уңайлы булсын дип тырыша, - ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев