Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кисәтелгән, димәк коралланган!

Быел Алабуга районының су объектларында бер кеше һәлак булды.

Татарстанда һәлак булучылар саны 12 кешене тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда, 36,8 процентка азрак. Һәлак булучыларның саны кимү, кызганычка каршы, кешеләрнең саграк булулары белән бәйле түгел. Салкын һава торышы суда ял итү сезонын ачарга бирми. Шулай булса да, аңа алдан әзерләнә башларга кирәк. 75 нче янгын бүлеге җитәкчесе Евгений Шумилов сүзләренә караганда, безнең районда эшлисе эшләр күп әле. Пляжда махсус пост булырга тиеш; су астында эшләүчеләргә - елга төбен тикшерергә һәм чистартырга; җиһазландырылмаган су коену урыннарында - иске пристаньдә, Криушеда һәм Тоймада, шулай ук авыл җирлегендәге сулыкларда - "Су коену тыела!" аншлагларын яңартырга.

Евгений Шумилов шулай ук суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде:

1. Җиһазландырылган пляжларда, ярдәм кирәк вакытта коткаручылар булышырлык махсус урыннарда гына су коенырга кирәк. Тикшерелмәгән сулыкларда травма алуга китерерлек тирән чокырлар, куе суүсемнәр, салкын ачкычлар, суга баткан ботаклы агачлар, көчле агым, чүпле төп булырга мөмкин;

2. Исерек көйлеш коенмагыз. Бу - кешеләр суда үлүнең төп сәбәбе;

3. Балаларны караучысыз калдырмагыз;

4. Йөзә белмисез икән, суга билгә кадәр генә керегез һәм матрац, камера, такталар кулланмагыз;

5. Йөзү урынында куелган чикләрнең аргы ягына чыкмагыз;

6. Суда кешеләрне куркытырлык, чуму белән шаянлыклар кылмагыз;

7. Ярдәм сорап ялган сигнал бирмәгез;

8. Тәүлекнең кичке һәм төнге вакытында коенмагыз, бигрәк тә бер үзегез булсагыз. Караңгыда сез ярдан бик еракка йөзеп китәргә мөмкинсез, сезне суднодагылар күрмәскә мөмкин, төнлә гади генә курку да, паника халәтенә китерергә мөмкин, бу - батуның беренче сәбәбе;

9. Судно, катер, көймәләргә якын йөзмәгез, алар астына чуммагыз;

10. Көймә һәм башка йөзү чараларыннан куллану кагыйдәләрен тотыгыз: аларны артык тутырмагыз, тирбәтмәгез, алардан суга сикермәгез. Көймәгә, аны әйләндермәс өчен, борын өлешеннән менәргә кирәк. Көймәдә булучы берәрсенең йөзә белмәскә мөмкин икәнен исегездә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев