Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Китап ПАРКовкасы”на килегез!

Үзәк балалар китапханәсе "Түбән Кама" милли паркы белгечләре белән берлектә чара уздырды.

"Яшь экологлар" уены 5нче балалар бәакчасында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды. Ул "Китап ПАРКовкасы" акциясе кысаларында үтте. Табигать сөючеләр өчен билгеләнгән дүрт станцияне үтеп, алар сорауларга җавап бирде. Уен барышында "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" дип исемләнгән рус халык әкияте буенча әзерләнгән курчак спектакле карадылар. "Күңелле мәзәкчеләр" ("Весёлые затейники") балалар клубы күрсәткән әкият аларга бик ошады. Китапханәче балаларга игътибарлы булырга, әти-әниләрне тыңларга һәм таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска кирәклеген искәртте.

4 июльдә "Китап ПАРКовкасы" Александр бакчасында көндезге сәгать 10нан 11гә кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев