Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күмәкләшеп башкарылган эш

Иске Күклек авылы үзенең чисталыгы, төзеклелеге, актив һәм хезмәт сөючән халкы белән үзенә тартып тора. Сүзебез биредә күптән түгел барлыкка килгән обелиск һәм авыл кешеләре турында булыр.

Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов безне һәрвакыттагыча җылы каршы алды. Авыл уртасында хезмәт ветераннарына куелган обелиск турында да сөйләде ул:

- Бу обелискны узган елны Бөек Җиңү көнендә ачтык. Ачылган вакытында болай ук матур урын түгел иде әле ул, хәзер әнә карагыз, чәчккә күмелгән аллея, эскәмияләр, баганадагы утлар гына да кичен берничә төскә кереп яна. 2016 елда Яңа ел алдыннан иң матур бизәлешкә конкурста җиңеп чыгып, 300 мең сум акчалы булган идек, аның бер өлеше шушы обелискны булдыруга, тирә янын матурлауга китте. Элек арткы планда ике катлы йорт бар иде, аны сүттек. Бу санап кителгән хезмәтләрдә авыл халкының, пенсионерларның түккән көче, ярдәме күп булды, рәхмәт аларга, авылны матурайту, төзекләндерүдә күмәкләшеп эшлибез. Электрик Владимир Афанасьевка аерым рәхмәт белдерәм, обелиск янында урнашкан бервакытта да бушап тормаган спорт мәйданындагы яктылык аның тырышлыгы белән тормышка ашырылды, шулай ук сүземне тыңлаган, бар эштә катнашкан пенсионерларга зур рәхмәт!

Авылларда күпчелек пенсионерлар яши, күпчелек яшьләр шәһәргә омтыла дисәк тә, Күклекнең пенсионерлары яшьләре артуга, авыр тормыш юлы үтүләренә карамастан, бик актив, авылны үстерүдә дә катнашалар, үз хуҗалыкларында да йөгереп эшләп йөриләр, мәдәният тормышында да аларсыз булмый. Раиса Янбай кызы Бушкова һәм Иван Василий улы Шабалин шундыйлардан.

Иван Василий улы - сугыш баласы.

- 1934 елда шушы авылда туганмын. Сугыш башланган көнне хәтерлим, әти беренче көнне үк сугышка китте, ятим калдым. Өч бала әни белән калдык, сугыштан соң тагын дүрт бертуганнарым туды. 7 сыйныф белем алгач, ветеринарлыкка укыдым. "Җиңү" колхозында эшләдем, 3 ел армиядә хезмәт иттем, аннары инде ветеринар булдым. Бер ара - 6 ел авыл советы җитәкчесе дә булдым, совхозда баш врач булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та эшләдем әле, - ди ул.

Раиса Бушкова аның икенче хатыны, тумышы белән Удмуртиянең Грахов районыннан, ә беренче хатыны - 10 ел инде гүр иясе. Иван Шабалинның беренче никахыннан биш баласы бар, хәзер инде алар аны онык һәм оныкчыклар белән сөендерә. Ике улы шушы авылда төпләнеп калган. Алабугада яшәүче ике кызы, Казандагы кызлары - барысы да медиклар. Тыл ветераннарына куелган обелискта аларның да өлеше зур. Балчык ташыганнар, үлән чәчкәннәр, гөлләр утырткннар. Үз хуҗалыкларында тавык, индоүрдәк, йорт куяннары асрыйлар. Ике ел элек атлары да булган. Бакчаларында бәрәңге һәм яшелчә үстерәләр.

- Бер нәрсәгә зарланырлык түгел, Аллага шөкер диеп яшибез. Картым гел табигатьтә, бакчада, эш арасында, - ди Раиса Янбай кызы.

Ул үзе дә тик утырмый, милли киемнәрен киеп концертларда чыгыш ясый, чигү чигә, чәчәкләр бәйли.

Менә шулай, җирлек башлыгы авыл халкы белән бергә киңәшләшеп, үзара аңлашып, дус-тату, күмәкләшеп эшләп, тормыш итәләр. Бергә башкарылган эш нәтиҗәле дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев