Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коррупция дәрәҗәсе кими

Алабугада коррупциягә каршы торуны координацияләү эше буенча комиссия утырышы булды. 2016 елда коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча район җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген ачыклауның йомгаклары турында Татарстан республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча Комитеты китергән нәтиҗәне ТР буенча дәүләт статистикасының Алабуга бүлеге башлыгы Ольга Костюкова җиткерде. Мәгариф - Алабуга районы буенча...

Алабугада коррупциягә каршы торуны координацияләү эше буенча комиссия утырышы булды.

2016 елда коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча район җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген ачыклауның йомгаклары турында Татарстан республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча Комитеты китергән нәтиҗәне ТР буенча дәүләт статистикасының Алабуга бүлеге башлыгы Ольга Костюкова җиткерде.

Мәгариф

- Алабуга районы буенча мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең сыйфатыннан халыкның 92,3 проценты канәгать. Шул ук вакытта респондентлар балалар бакчасында урыннар җитәрлек түгеллеген, баланы теләгән бакчага урнаштыруда кыенлыклар булуын билгеләп үтәләр. Район буенча гомуми белем сыйфаты белән ата-аналарның 91,9 проценты канәгать, - диде Ольга Костюкова.

Медицина

Соңгы биш елда җәмәгатьчелек сорашуы нәтиҗәләренә караганда, медицина хезмәтеннән канәгать булучылар саны арта. 2012 елдагы 60,6 проценттан бу күрсәткеч 2016 елда 75,1 процентка кадәр үсте. Алабуга буенча 90,8 процент тәшкил итте.

Үткән елда мәҗбүри медицина имимниятләштерү прогаммасы буенча медицина ярдәме күрсәткән өчен акча алу очракларына караган 242 мөрәҗәгать каралган, аларның 193е нигезле дип табылган. Алабугада шундый дүрт мөрәҗәгать тикшерелгән.

Торак-коммуналь хуҗалык

Күләмле финанслар агымы, идарә системасының күренеп тормавы бу өлкәне торак-коммуналь хуҗалыкны коррупция куркынычы зур булган өлкәләр рәтенә куя. Үткән ел ТКХ хезмәтләренең сыйфатын халыкның 82,3 проценты канәгатьләнерлек дип тапкан, бу алдагы еллар белән чагыштырганда күбрәк. Алабуга районы буенча - 81,1. Шул ук вакытта респондентлар кайнар су белән кыенлыкланы билгеләп үткән.

Җинаять һәм җәза

2014-2016 елларда районда өч вазифаи җинаять теркәлгән. Комиссия утырышлары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2016 елда 10 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим юнәлеше - коррупциягә этәрүче фактларны ачыклауда норматив хокук актларына (проектларына) экспертиза үткәрү. ТР Прокуратурасы мәгълүмәтенә караганда, 2016 елда норматив хокук актларында коррупциягә кагыла торган очраклар ачыкланмаган.

Гомумән алганда, җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгать булучылар саны Татарстан буенча 2012 елда 81,5 процент булса, 2016 елда 91,1 процентка җиткән; безнең районда бу күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән югары - 97,8 процент булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев