Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көрәш дәвам итә: коронавирус әле чигенмәде

Яңа ел – бусагада, әмма киләсе елга сәламәтлек белән проблемаларсыз керү өчен эпидемиягә каршы чараларны үтәү турында онытмаска кирәк.

Роспотребнадзорның Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Роза Салихова сүзләренә караганда, коронавирус буенча Татарстанда хәл шактый тотрыклы санала. Алабуга районы буенча пандемия башланганнан бирле 124 кеше авырган, шуларның сигезе — вафат булган. 31 кеше күзәтү астында. Һәр очрак буенча Роспотребнадзор кирәкле алгоритм эшли: изоляциягә карарлар, контактларны изоляцияләү өчен хәбәрнамәләр бирелә һәм медицина күзәтүен һәм лаборатор контрольне башкару өчен Үзәк район хастаханәсе күрсәтмәсе чыгарыла.
− Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан коронавирусның әле беркая да китмәвен искә төшерәсе килә. Сентябрь-октябрь айларында вәзгыять тыныч булды, ә соңгы ике айда ул тагын да киеренкеләнде. Без моңа кадәр әйтелгән барлык саклык чараларының үтәлүен сорыйбыз, — диде Роза Салихова.
Битлек режимын үтәү — профилактика чараларының берсе, дип ассызыклады ул. Моннан тыш, мәҗбүри термометрия, кулларны антисептиклар белән эшкәртү турында да онытмаска һәм кеше күп булган урыннарны читләтеп узарга кирәк.
− Без халыкның зур җыеннар оештырмавын, туганнарына кунакка бармавын телибез. Бәйрәмне гаилә белән генә үткәрүләрен сорыйбыз, аеруча бу өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Балаларга шулай ук күңел ачу объектларында булганда саклык чараларын үтәүнең мәҗбүри булуын аңлатырга кирәк. Тагын бер тапкыр шәһәр халкына мөрәҗәгать итәм: без коронавирус инфекциясен арттырып, бәйрәмнәрне бозарга тиеш түгел. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, бәхет, иминлек телим, — дип мөрәҗәгать итте Роспотребнадзор башлыгы алабугалыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев