Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куркынычсызлык кагыйдәләре һәм чараларын саклагыз

Шикле әйбер табылганда, шартлау куркынычы янаганда, шартлау булган очракта, иң беренче чиратта нәрсә эшләргә?

Шикле әйбергә (матдәгә) юлыккан очракта, аны визуаль тикшереп, сыйфатын ачыкларга һәм иясен билгеләргә тырышырга кирәк. Шартлау белән янау турында хәбәр алынганда,

КИЧЕКМӘСТӘН:

· тулы һәм дөрес мәгълүмәтне Алабуга ЭЭБнең кизү бүлекчәсенә 02 яисә 7-84-01 Федераль куркынычсызлык хезмәтенең (ФСБ) территориального органына 3-22-25 телефоны буенча шалтыратырга;

· алынган күрсәтмәләр нигезендә эш итәргә;

· вакыйга урынына авария хезмәтен (янгын, медицина, техник һ. б.) чакыруны оештырырга;

· көнкүреш һәм җитештерү коммуникацияләрен (газ, су, һ.б.) өзәргә;

· гражданнарның куркыныч зонага керү юлын ябарга;

· кешеләрне һәм матди кыйммәтләрне куруыныч зонадан чыгаруны оештырырга.

Булырга мөмкин шартлау очрагыннан саклану максатында, түбәндәгеләрне белергә кирәк:

ТЫЕЛА:

· шикле предметка кагылырга һәм аны урыныннан кузгатырга;

· бу әйбергә сыеклык, порошок, грунт сибәргә, тукыма белән капларга;

· әлеге предмет янәшәсендә электро-радиоаппаратурадан файдаланмаска;

· шартлау куркынычы булган әйбергә температура, тавыш, механик һәм электромагнитлы тәэсир ясамаска.

Шартлау булган очракта шунда ук:

· полицияне;

· ашыгыч медицина ярдәмен;

· янгын хезмәте бүлекчәсен;

· авария-коткару хезмәте берләшмәләрен;

кирәкле авария хезмәтләрен ЧАКЫРЫРГА КИРӘК.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев