Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кычкырганнарын ишетеп, шунда ук ярдәмгә ташланганнар

Бу атнада Алабугада чын могҗиза булды. Күреп калучылар Шишкин буаларында ике яшь кызны суга батудан коткардылар.

Бу вакыйга геройлары белән элемтәгә кереп, без бу турыда тулырак белдек.
Әлмәт кешесе Ленар Дәүләтшин үзенең тормыш иптәше Бриллиант Шәрәфетдинова белән КФУның Алабуга институтында укучы туганнан туганы Артур янына кунакка килгән. Алабугада беренче тапкыр булганга, шәһәр буйлап йөреп, истәлекле урыннарны карарга уйлаганнар.
− Кич белән Шишкин буаларына килдек. Ул вакытта анда инде беркем дә йөрми иде. Кинәт без көчсез генә кычкырган тавышлар ишеттек һәм суда балаларны күреп алдык, − дип сөйли Ленар.
Вакыйга урынында Артур белән очрашуга ирештек һәм аның сүзләренә караганда, читтән караганда, балалар суда уйнап йөзгән кебек кенә күренгән. Ләкин кызларның берсе су астына китә. Бриллиант моны күреп ала, һәм барысы да ярдәмгә ташлана.
− Абый суга беренче булып керде. Башта ул судан олырак кызны чыгарды, аны миңа тапшырды, мин аны ярга илттем. Абый икенче кыз артыннан суга чумды, ул ярга җитәрәк өч метрлап урында, хәле бетеп бара иде. Суга тончыгудан кызлар нык куркынган. Без махсус хезмәтләрне чакырганчы, апа аларны тынычландыра башлады, киемнәрен корыга алыштырды. Беренче сүзләре нык укшыта, дию булды һәм кызлар үләрбез дип уйлаган. Суга бүтән гомердә дә якын бармабыз, диделәр, − ди Артур Шәрәфетдинов.
Зыян күрүчеләр апалы-сеңелле 2012 һәм 2010 елгы кызлар булып чыкты. Алар велосипедта йөргәннәр һәм баскыч буйлап су ярына төшәргә булганнар. Баскыч янында яр бетоннан ясалган, кызларның берсе таеп китә һәм икенчесен дә үзе белән ияртә, алга таба чак кына бәлагә тарымыйлар. 
− Аллага шөкер, шул чакта без янәшәдә булып чыктык! Суга кергәч, мин дә кисәк таеп киттем һәм суга мәтәлдем. Төбен сизмәдем дә, буа шундый тирән дип уйламадым, − ди Ленар һәм Алабугага беренче килүен хәзер инде беркайчан да онытмасын әйтә.
Телефоннан сөйләшкәндә, ул берничә мәртәбә кабатлаган иде: шул вакытта аларның буаларда булуы чыннан да олы бер могҗиза. Берничә минутка соңга калган булсалар, һәлакәттән котылып булмас иде.
− Язмыш шулай язган инде, без шул урында туры килдек. Башкалар да шулай эшләр иде. Ул мизгелдә башта бүтән фикерләр юк иде. Бала бата икән — бу бик куркыныч. Иң мөһиме — коткардык, − ди Артур абыйсына кушылып.
Артур да, Ленар белән Бриллиант та үзләрен геройга санамый. Кызлар белән бар да яхшы булганга, алар бик шат. Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Николай Доронин хәбәр итүенчә, бүген әлеге кызларны хастаханәдән чыгарырга тиешләр. 
Өйдә аларның бәләкәй энесе белән утырган әниләре түземсезлек белән көтә. Әйтергә кирәк, малайның исеме апаларын коткаручыныкы кебек — Ленар.
Бу очракны барысы да белеп өлгерде инде, ләкин, кызганыч, кайберәүләр өчен сабак булмый калды. Шишкин буаларында Артур белән очрашканда, су янында уйнаучы балалар төркемен күрдек. Әйтүләренчә, монда булган хәлне дә ишеткәннәр, бу төштә су коену тыелганын да беләләр, әмма аларны рөхсәт юклык та, штрафлар да, пычрак су да куркытмый.
− Без инде йөзә беләбез һәм ерак китмибез, − ди алар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мондый карашта торуны кисәтә һәм балалар өчен суда куркынычсызлык саклау кагыйдәләре буенча зурларга да туры килә торган берничә киңәш бирә:
- балалар ата-ана карап торганда гына су коенырга тиеш;
- коткаручылар кизү торган төзек пляжларда гына су керү мөмкин;
- «Коену катгый тыела!» дип язылган такталар урнаштырылган урыннарда бернинди очракта да су керергә ярамый;
- ата-ана янәшәдә булмаганда, балаларга сулык янында уйнарга рөхсәт юк;
- сабый яхшы йөзә белсә дә, аңа тирән урыннарда йөзәргә ярамый;
- ата-аналар янда булганда да, калкавычлардан ары йөзәргә ярамый; 
- таныш булмаган җирдә суга чумарга ярамый;
- җайланмаган калкулыклардан суга сикерергә ярамый;
- бер-береңне батырып уйнаулар катгый тыела;
- суга чумгач, аста кемнеңдер аягыннан эләктерергә ярамый — курыккан кеше, үзе дә теләмәстән, шаяручыны җәрәхәтләргә мөмкин;
- кызу кояшлы көннәрдә баш киеме белән коенырга кирәк;
- шторм һәм биек дулкыннар вакытында су керергә ярамый.
- Сулыкларда ялгыз гына уйнарга һәм йөзәргә ярамаганлыгын балаларга аңлатыгыз. Һәлакәттән Алла сакласын, − дип алабугалыларга мөрәҗәгать итте Артур Шәрәфетдинов.
Ленар Дәүләтшин — полиция майоры. 1999 елдан ул ЭЭМ системасында эшли, 2005 елга кадәр ЮХИДИда хезмәт иткән. Аңа күп тапкырлар җинаятьчеләрне тоткарлауга чыгарга туры килә, 2017 елда исә ул ярты елга Төньяк Кавказга Ингушетиягә командировкага җибәрелә. Террористлыкка каршы операцияләрдә катнашканы өчен Ленар Ирек улы хәрби бүләкләр алган. Аларның саны бишкә тулган, шулар арасында — генерал Ермоловның «Керсез хезмәт өчен» медале һәм «Сугышчан батырлык өчен» медале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев