Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кышны озаттык

Үткән якшәмбедә алабугалылар гөрләтеп киң май чабу бәйрәмен үткәрде.

Халык Ленин мәйданы һәм Пионерлар паркында ял итте: конкурсларда катнашты, җырлады-биеде, уен- көлке сөйләде һәм, әлбәттә инде, тәмле белен, коймаклар белән сыйланды. Бәйрәмгә кече яшьтәгеләрдән алып өлкәннәргә кадәр җыелган иде, чөнки бу кышны озату бәйрәме, ул аеруча кызыклы үтә. Күп кенә конкурсларда катнашучыларга бүләк сыйфатында бәйрәмнең төп сые - беленнәр өләшенде, балалар моңа аеруча шатланды.

Быел Алабугада беренче тапкыр "Май чабу туташы" муниципаль курчаклар конкурсы игълан ителгән иде, аның нәтиҗәләрен шушы көнне үк хәбәр иттеләр. Беренче тапкыр үткәрелсә дә, катнашучылар байтак булды, һәммәсе үз "туташ"ларын матур итеп ясаган, киендергән, аларны клиндердән ясалган муенсалар, матур шәлләр, затлы күлмәкләр белән бизәгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча, иң яхшы "туташ"лар "Астра" реабилитация үзәге, Поспелово урта мәктәбе, 17нче балалар бакчасыныкы булып чыкты. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Күңел ачу бәйрәм карачкысын яндыру белән тәмамланды. Язның тиз киләсен хәбәр итеп, карачкы тиз арада янып бетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев