Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырык елдан соң очрашу

Җәйнең матур бер көнендә, 29 июльдә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен моннан 40 ел элек тәмамлаган студентлар очрашты.

Ул вакытта Алабуга культура-агарту училищесы дип аталган уку йортын тәмамлаган кичәге студентлар өчен очрашуны Алабуга районы Морт авылында яшәүче Рәмзия Һидиятуллина һәм Мамадыштан Фәйрүзә Хәлиуллина оештырды. Очрашуга берничә ел дәвамында иңгә-иң укып, юкны бар итеп яшәгән 20 студент килгән иде.

Бу көнне истәлекләр күп яңгырады. Һәркем күңелендәге якты хатирәләр белән уртаклашырга ашыкты. Ямь өстенә ямь булып очрашу кичәсенә сәхнә теленә өйрәтүче Наилә Биҗан кызы Низамова белән Зинаида Иван кызы Сафронова килгән иде. Кызганыч, режиссура серләренә өйрәтүче Камил Җәүдәт улы Мөҗипов авыру сәбәпле килә алмады. Яраткан студентлары мөгаллимнәрен зурлап, аларга тирән хөрмәт йөзеннән бүләкләр дә әзерләде. Тормышка әзерләп, һөнәр биреп олы тормыш юлына чыгарып җибәргәннәре өчен укытучыларга рәхмәт сүзләре бик күп әйтелде. 
Аралашып, җырлап, вакытның үткәне сизелмәде дә. Кичәге студентлар киләчәктә дә очрашырга сүз куешып, өйләренә таралышты. Бу очрашу яшьлеккә, аның да иң гүзәл, иң бәхетле чорына — студент елларына кайтып килү булды, дип хис-тойгылары белән уртаклашты очрашуга килгәннәр.
Рәмзия ҺИДИЯТУЛЛИНА

Фотода: 
Очрашу кичәсенә сәхнә теленә өйрәтүче Наилә Биҗан кызы Низамова белән Зинаида Иван кызы Сафронова килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев