Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыюлык өчен уенчык

“Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар төбәк оешмасы “Клуб добряков” хәйрия фонды белән бергә “Кыюлык коробкасы” дип аталган акциясен эшләтеп җибәрде.

Акция рамкаларында шәһәрнең төрле оешмаларында теләге булган һәркем балаларга уенчык сала ала торган пластик коробкалар урнаштырыла.

– Акция Яр Чаллы шәһәрендә зур популярлык алды, ә Алабугада ул әле әйләнешкә генә керде. Бүген яисә иртәгә без шәһәрнең балалар өчен уен залларының берсендә мондый коробка куячакбыз. Шулай ук теләге булган кеше уенчыкны “Мәрхәмәтлелек планетасы”на алып килә ала, – дип сөйләде проектның координаторы Юлия Ищук. 

Коробкалар тулганнан соң, аларны балалар хастаханәләренә тапшырачаклар, анда процедура бүлмәсендә кечкенә пациентлар үзләренең кыюлыклары өчен бу бүләкләрне алачак.

Әмма моның өчен һәрбер уенчык та бармый. Аның яңа булуы мөһим, чөнки иммунитеты какшаучы, дәвалану узучы балага тузан зарарлы. Шушы ук сәбәп буенча, йомшак уенчыкларны да кабул итмиләр.

– Шулай ук агачтан ясалган, ватыла торган (пыяла яки керамик), очлы яки вак өлешләре күп булган уенчыклар да туры килми. Чәч каптфыргычлары һәм балалар өчен бизәнү әйберләре шулай ук ярамый, – дип аныклык кертә Юлия.

Улы Веста синдромы белән интегүче Ирина Афсари да бу акциядә катнаша.

– Бу бик яхшы акция, чөнки кайбер балалар хастаханәдә бик нык елый. Ә уенчык алар өчен табиблардан курыкмасыннар һәм процедураларны тыныч узсыннар өчен үзенә күрә стимул. Улым Захарга анализларны еш бирегә туры килгән вакытта, мин аңа гел кыйммәт булмаган уенчыклар алдым, ә хәзер табиблар аларны үзләре бирәчәк. Шул

Акция рамкаларында шәһәрнең төрле оешмаларында теләге булган һәркем балаларга уенчык сала ала торган пластик коробкалар урнаштырыла.

– Акция Яр Чаллы шәһәрендә зур популярлык алды, ә Алабугада ул әле әйләнешкә генә керде. Бүген яисә иртәгә без шәһәрнең балалар өчен уен залларының берсендә мондый коробка куячакбыз. Шулай ук теләге булган кеше уенчыкны “Мәрхәмәтлелек планетасы”на алып килә ала, – дип сөйләде проектның координаторы Юлия Ищук. 

Коробкалар тулганнан соң, аларны балалар хастаханәләренә тапшырачаклар, анда процедура бүлмәсендә кечкенә пациентлар үзләренең кыюлыклары өчен бу бүләкләрне алачак.

Әмма моның өчен һәрбер уенчык та бармый. Аның яңа булуы мөһим, чөнки иммунитеты какшаучы, дәвалану узучы балага тузан зарарлы. Шушы ук сәбәп буенча, йомшак уенчыкларны да кабул итмиләр.

– Шулай ук агачтан ясалган, ватыла торган (пыяла яки керамик), очлы яки вак өлешләре күп булган уенчыклар да туры килми. Чәч каптфыргычлары һәм балалар өчен бизәнү әйберләре шулай ук ярамый, – дип аныклык кертә Юлия.

Улы Веста синдромы белән интегүче Ирина Афсари да бу акциядә катнаша.

– Бу бик яхшы акция, чөнки кайбер балалар хастаханәдә бик нык елый. Ә уенчык алар өчен табиблардан курыкмасыннар һәм процедураларны тыныч узсыннар өчен үзенә күрә стимул. Улым Захарга анализларны еш бирегә туры килгән вакытта, мин аңа гел кыйммәт булмаган уенчыклар алдым, ә хәзер табиблар аларны үзләре бирәчәк. Шул вакытта табиблар балалар өчен аларга авырлык китерергә теләмәүче яхшы апа һәм абыйларга охшап калалар. “Кыюлык коробкасы”ндагы иң мөһим әйбер шул, ул барлык балаларга да исәпләнгән, – ди Ирина.

Мира проспекты, 24а йорты буенча урнашкан “Мәрхәмәтлелек планетасы”нда эш көннәрендә иртәнге сәгать 10нан алып 17 сәгатькә кадәр акция турында тулырак мәгълүматны белергә яки бүләккә уенчыкны алып килергә мөмкин, яки 8-927-494-03-19 (Юлия Ищук) телефоны аша белешә аласыз.

вакытта табиблар балалар өчен аларга авырлык китерергә теләмәүче яхшы апа һәм абыйларга охшап калалар. “Кыюлык коробкасы”ндагы иң мөһим әйбер шул, ул барлык балаларга да исәпләнгән, – ди Ирина.

Мира проспекты, 24а йорты буенча урнашкан “Мәрхәмәтлелек планетасы”нда эш көннәрендә иртәнге сәгать 10нан алып 17 сәгатькә кадәр акция турында тулырак мәгълүматны белергә яки бүләккә уенчыкны алып килергә мөмкин, яки 8-927-494-03-19 (Юлия Ищук) телефоны аша белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев