Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күзәтәләр

Шәһәр урамнарында 400 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылачак.

- Техник бирем буенча 400 камера кую планлаштырылган. Ел ахырына Алабугада 22 камера урнаштырылачак. Беренче 8ен 1 апрельгә булдырырга ниятлиләр. Бу программаны "Таттелеком" үти, - дип сөйли "Алабуга хәбәрләре хезмәте" директоры Марат Мөхәмәтҗанов.

Мисалга, алар НГДУ тукталышында; Яшьләр һәм Төзүчеләр урамнары чатында; Тынычлык проспектындагы 14а, 33, 35, 47 йорт ишегалларында урнаштырылачак. Шулай ук "Таттелеком" тарафыннан торак йорт объектларына камера кую буенча программа эшли. Торакта яшәүчеләр җыелышында кабул иткән карар буенча күзәтү камералары куелган очракта, район касса үзәге, йорт һәм аның территориясе мәйданына бәйле рәвештә куйган исәп буенча, йорт халкы 5 ел бу җиһазны куйган өчен түли.

Шул ук вакытта "Таттелеком" гарантия буенча барлык йөкләмәләрне үти, камералар сафтан чыкса, алыштыра яисә төзәтә һәм моның өчен өстәмә түләү алынмый. Бүгенгә андый камера урнаштыруга 11 килешү төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев