Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ленин мәйданымы, Икмәк мәйданымы?

2016 ел ахырында Алабуга топонимия комиссисе утырышы булды. Анда яңадан Ленин мәйданына тарихи исемен кайтару турында мәсьәлә каралды.

Гассар һәм Говоров урамнары арасында Казан урамында урнашкан мәйдан 1846 елга кадәр Көнбатыш-Печән атамасы белән йөргән, шул елны аны Икмәк мәйданы дип үзгәрткәннәр. Бу бер дә очраклы түгел, чөнки 1917 ел инкыйлабына кадәр биредә икмәк белән сату иткәннәр. Безнең шәһәр ул вакытта бөтен Кама буе өчен, өлешчә, Россия өчен дә, "икмәк биржасы" булып торган. XIX гасырның икенче яртысында 10 мең кешелек шәһәрдә 600 сәүдәгәр яшәгән. Алабуга үзенең байлыгы һәм сәүдәгәрләр катлавын тәшкил итүчеләр саны буенча губерна шәһәре Вятканы (хәзерге Киров) да узып киткән булган. Биредә ашлык китерүгә күпмеңнәрчә контрактлар төзелгән, күрше губералардан килүчеләр катнашында ярминкәләр уздырылган.

1919 елдан Икмәк мәйданы Революция мәйданына әйләнә. XX гасырның утызынчы елларында аны Алабугада Совет властен оештырган большевик хөрмәтенә Гассар исеме белән йөртә башлыйлар.

Ленин мәйданы дип бу урын 1967 елдан бирле атала. Ә тагын 13 елдан соң мәйданда революция юлбашчысына һәйкәл пәйда була.

Владимир Ленин монументын күренекле скульптор Александр Кибальников эшләгән.

2007 елда шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм итү уңаеннан мәйдан һәм аның тирәсе шактый үзгәрә. Тимердән чүкеп ясалган челтәрле беседкалар, аркалар барлыкка килә. Соңрак, 2008 елның декабрендә, "Тойма" кунакханәсе каршында алабугалыларның кунакчыллыгы һәм сәүдәгәрләр шәһәренең үзенчәлекле билгесе булып самоварга сынлы композиция куела, ә аңа эленгән келиндер бәйләме мәйданны аның тарихи исеме белән берләштерә.

Топонимия комиссиясендә бу мәсьәләне яңадан күтәрергә булдылар. Ике варианттан тыш, тагын берне тәкъдим иттеләр: Икмәк мәйданы дип атарга, сквер алып торган өлешен Ленин бакчасы дип йөртергә.

Соңгы карарны кабул иткәнче, җәмәгатьчелек фикерен тыңларга карар кылдылар.

Бу уңайдан "Новая Кама" газетасының сайтында (elabuga-rt.ru) тавыш бирү уздырыла.

Экспертлар фикере

Мансур ЗАҺИДУЛЛИН, КПРФ сәркатибе:

- Без, коммунистлар, мәйданның исемен үзгәртү белән риза түгел. Чынында ул Икмәк мәйданы булмады. Кайчандыр монда стадион булган, янәшәдә генә киоскта яңа пешкән күмәчләр сатканнар. Быел Октябрь инкыйлабының 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк, мәйдан атамасын үзгәртү Алабуга тарихыннан революциягә бәйле бөтен нәрсәне сызып ташлау өчен эшләнәдер, күрәсең. Әгәр шулай икән, мәйданның гына түгел, башка атамаларны да үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, заманында биредә Чынгыз хан булган, әмма аның исеме белән берни дә йөртелми. Яисә, әйтик, мең ел элек Алабугада чиркәүләр булмаган. Шәһәр башкача аталган - "Гелон", "Алабуга", ләкин аның исемен кайтармыйбыз бит! Үзгәртү хаҗәте каян килеп чыкты?

Александр ДЕГОТЬКОВ, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директорының фән буенча урынбасары:

- Берничә ел элек Алабуганың топонимия комиссиясендә Ленин мәйданын Икмәк мәйданы дип үзгәртү мәсьәләсе кузгатылган иде инде. Мәйдан атамаларының күплегенә (Печән, Икмәк, Гассар, Революция, Ленин) карамастан, бүген матбугат кырында һәм рәсми булмаган аралашуда "Икмәк мәйданы" атамасы кулланыла. Шулай да рәсми үзгәртүнең булганы юк әле. Мәйданга аның тарихи атамасын кайтарырга кирәк дип саныйм. Барыннан да бигрәк, Икмәк мәйданы - иң кулай вариант. Алабуга - сәүдәгәрләр шәһәре, Совет хакимиятенеке түгел. XIX гасырда мәйданда ярминкәләр шаулаган, потлап яисә йөге белән икмәк һәм ипи продуктлары сатылган. Икмәкне Казан, Өфе, Оренбург һәм башка губерналардан китергәннәр. Мәйдан тирәли күп санлы сәүдә рәтләре һәм кибетләр урнашкан булган, шуңа күрә мәйдан атамасын үзгәртү - хөрмәт билгесе, ә яшь буын өчен борынгы шәһәребездә ничек акча эшләгәннәрен искә төшереп тору булыр.

Марсель ШИГАЕВ, алабугалы:

- Нигездә, "Икмәк мәйданы" да яхшы яңгырый. Сәүдәгәрлек стиленә - сәүдәгәрләр биналарына, сәүдә мәйданына, туристлык индустриясенә туры килә. Тик минем өчен ул барыбер Ленин мәйданы булып калачак. Бу минем бала чагым һәм яшьлек елларым үткән урын. Каникулларда без "Кама" кинотеатрына йөри идек. Май бәйрәмнәрендә биредә тынлы оркестр уйнап торды, ә без, язга шатланып, каен ботаклары, чәчәкләр һәм шарлар тотып бара торган идек. Элек монда стадион булганын хәтерлим, һәм 60-70нче елларда биредәге автобус тукталышы шулай "Стадион" дип аталды да. Стадион койма белән уратылган, аның тирәсендә сәрви куаклары үсә иде. Гассар урамы буйлап койма артында итекчеләр эшләде. Күпләре аяксыз, тимер тәгәрмәчле агач тартмаларда, куллары белән этенеп йөриләр, яннарында эш кораллары һәм итекләрне төзәтү өчен материал була торган иде. Тәгрмәчләре, арматура заводында ясалган булгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев