Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр декадасында Алабугада пенсионерларга яшелчәләрне өйләренә бушлай китереп бирделәр

Бу эштә пенсионерларга Алабуга политехник колледж студентлары ярдәм итте, ә транспорт шәһәр башкарма комитеты тарафыннан бирелгән иде. Әлеге хезмәттән ике көн эчендә 50 кеше файдаланды.

Ярминкәдә Хлыстово, Танайка, Костенеево, Армалы, Дөм-Дөм авыл җирлекләре катнашты. Үз продукциясен "Яшь көч", "Стахеевская" агрофирмалары, "Марков", "Борһанов" крестьян-фермер хуҗалыклары, "Ворошиловский" совхозы, "Чаллы-бройлер" предприятиесе, Алабуга Райпосы, азык-төлек һәм ит комбинаты тәкъдим итте.

Шәхси эшмәкәрләргә, үз хуҗалыгы продукциясен сатарга теләгән авыл һәм шәһәр халкына да сәүдә урыннары бирелде.

15 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында 6 ярминкә узды. Аларда 4 миллион 300 мең сумлык яшелчә продукциясе сатылды. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Шәмсетдинов әйтүенчә, ярминкәдә салам, печән, тирес, ашлык һәм терлек алырга мөмкин. Моның өчен башкарма комитетка 7-39-12 телефоны аша шылтыратып алдан заявка калдырырга кирәк. Әлегә бу хезмәттән бер кеше генә файдаланган.

Башкарма комитетның сәүдә бүлегенә 3-83-81 телефоны аша шылтыратып ярминкәдә катнашу өчен заявка бирергә яки өстәмә мәгълүмат алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев