Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Малай гына килеш фронтка китте...”

1 июньдә Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Леонид улы Иванов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шушы арада гына редакциябезгә аның туганы Елизавета Харисова килеп китте. Ул абыйсына багышлап язылган шигырен алып килгән, һәм безгә аның бала чагы турында бераз сөйләде.

− Әти-әниебез Тарловкада туберкулезга каршы санаторийда эшләде. Юра һәрвакыт мине карый иде, кулларында йөртте, без бергә күп вакытны үткәрә идек. Машиналар юк, Бунчук исемле ат бар иде, шуның арбасына утырып йөрдек. Авылда күбесе сүгенгәнгә, мин бер начар сүз истә калдырганмын. Арба түмгәктә сикергән саен, шуны кабатлыйм. Юра, түземе җитмичә, мине тыйсын дип, әнигә әйткән. Беркөнне мин коега артык якын бардым, иелеп карыйсым килде, тик чак кына мәтәлеп төшмәдем − абыем эләктереп калды.

Юрий Леонид улы берничә ел инде өеннән чыкмый, сәламәтлеге шәптән түгел. Сеңлесе аның янына барып йөри, үткәннәрне искә алалар.

Ул сугыш турында сөйләргә яратмый. Язмыш сынауларына карамастан, оптимист булып калган.

Юрий Иванов армиягә алынгач, Чиләбе өлкәсенең Троицк авиация мәктәбенә эләгә. Алты ай укудан соң, 1944 елда Кытайга җибәрелә. Ул "оча торган танк" дип йөртелгән ИЛ-2 дә очкан.

Бервакыт аның самолетын японнар бәреп төшергән, Япон диңгезендә тәүлек үткәргәннән соң, аны коткарганнар. Җиңүне Кытайда каршылаган. Сугыштан соң Ленинград хәрби-сәяси училищесында укыган, анда Совет Армиясе өчен мәдәни хезмәткәрләр әзерләнгән. Соңрак Харьков элемтә хәрби-авиация училищесендә укый һәм бер елда өч еллык программаны тәмамлый. Кавказ арты хәрби округында хәрби взвод командиры була, 8 елдан аны кыскарталар, әмма бераз вакыт Әрмәнстанда эшли.

Юрий Иванов Ростовта тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый. Югары белем һәм зур тәҗрибә аңа өлкән инженер-электромеханик, гражданнар оборонасы штабы башлыгы булып эшләргә мөмкинлек бирә. Севан шәһәрендә республика газетасы хәбәрчесе була, лаеклы ялга чыккач, район матбугатында эшли.

1996 елда Юрий Леонид улы Алабугага килә һәм җәмәгать эшчәнлегенә кереп китә. Биредә "әфганчы"ларның хәрби дан музее эшен, "Лира" әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкли һәм "Кызыл канәфер" хорында җырлый.

1 июньдә юбиляр янына туганнары, дуслары җыелыр, һәм мөгаен, кабат бергәләп очучылар турында, ул яратып җырлый торган җырны яңгыратырлар.

Юрий Иванов "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган, ул − Жуков медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп сандагы медальләр иясе. 2000 елда Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән аңа чираттагы хәрби исем - отставкадагы майор-капитан званиесе бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев