Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина тәрәзәләрен чамадан тыш караңгылатсаң, штраф

Быел Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Алабуга районында транспорт чарасының алгы тәрәзәләрендәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге буенча билгеләнгән нормаларны бозган өчен 516 материал төзегән.

«Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлеге техник регламентының 8нче кушымтаның 4.3 пункты нигезендә транспорт чарасының ян-як һәм алгы тәрәзәләрендәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасыннан файдалану тыела.
Билгеләнгән таләпләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Бу ел башыннан Татарстанда 6 меңнән артык шундый машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Кагыйдә бозуларны ачыклаган дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, тәрәзәләрен караңгылаткан транспорт чарасыннан алга таба файдалануны тыя һәм пыялаларны тиешле нормативларга туры китерүне таләп итә. Кагыйдә бозу кабатланган очракта машина йөртүче административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 19.3 статьясы буенча — полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен җаваплылыкка җәлеп ителә. Хокук бозучыга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев