Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Май бәйрәмнәренә чүптән арыныйк

Татарстанда территорияләрне санитар-экология чистартуы буенча икеайлык башланды. Алабугада беренче өмә 1 апрельдә үтте.

- Шәһәрне чистартуга әлегә һава торышы мөмкинлек бирми, ләкин предприятие һәм учреждениеләргә үз территорияләрендәге карны таратырга кушылды. Елдагыча, алабугалылар да бу эштә актив катнашыр дип өметләнәсе килә, - дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов.

Аның сүзләренә караганда, чара барышында, рөхсәт ителмәгән урыннарда өелеп торган каты көнкүреш калдыкларын юк итү буенча максатчан эш җәелдереләчәк; муниципаль милектә булган һәм арендаторы булмаган тукталыш павильоннары, шулай ук урамдагы киртәләр буялачак.

Көн җылыту белән, кар астыннан көнкүреш һәм төзелеш чүбе пәйда була. Шәһәр хезмәтләре алдына түбәндәге бурычлар куелган:

- шәһәр территориясен, сквер, парк, агачлык һәм чокырларны кышкы чүптән арындырырга;

- ташланган бакча ширкәтләрендә тәртип урнаштырырга;

- аеруча проблемалы урыннарда мөмкин булганча, видеокүзәтү урнаштырырга;

- йорт ишегалларында, шул йортларда яшәүчеләрне җәлеп итеп, тәртип булдырырга;

- чәчәклекләрне төзекләндерергә;

- балалар өчен уен мәйданчыкларын төзекләндерергә.

Икеайлык кчсаларында быел да агачлар һәм куаклар утырту дәвам итәчәк. Шәһәр микрорайоннарында яңа каеннар, чыршылар һәм миләшләр үсәчәк. Аларны идарәче компанияләр, хезмәт күрсәтүче оешмалар, алабугалылар үзләре дә утыртачак.

Исегезгә төшерәбез, эшләр тиешенчә үтәлмәгән очракта, ТР Административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддәсе ("Җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") нигезендә штраф каралган. Аның бәясе:

- физик затлар өчен - 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр;

- вазифаи затлар өчен - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр;

- юридик затлар өчен - 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Әйтергә кирәк, чәршәмбе һәм шимбә өмәләре шәһәрдә атна саен үткәреләчәк. Шәһәр күләмендә өмә 22 апрельдә була.

Белгәнегезчә, Татарстан Президенты тарафыннан имзаланган указ нигезендә 2017 ел экология һәм җәмәгать киңлекләре елы дип игълан ителде. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов үз чиратында алабугалыларны шәһәрне чистартуда актив катнашырга чакырды.

- Без Алабугада тәртип урнаштырырга тиеш, килешәсездер, туристлар шәһәрендә чүп өстеннән йөрү рәхәт түгел. Моннан тыш, өмәләр районда да уздырыла, - дип йомгаклады Роман Исланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев