Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Медаль ияләре түрдә

Быел 373 унберенче сыйныф укучысы көтеп алынган аттестатларын алды, шуларның 27се россия дәрәҗәсендәге алтын медальле булды.

Шунысын да әйтергә кирәктер: өчесе рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, ата-аналарны, укытучыларны 23 июньдә зур бәйрәмнәре белән шәһәр мәдәният сараеның паркет залында Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин һәм Татарстан Президенты исеменнән ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин котлады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә әти-әниләр генә түгел, ә гаилә белән килүчеләр дә бар.

- Бирегә чыгарылыш сыйныф укучыларының иң яхшылары җыелган. Алар мәктәпне ялтырап торган алтын медальгә тәмамладылар. Оныгым Елена Шлемовага аттестат тапшыру кичәсенә без бар гаиләбез белән килдек, өйдә бабасы белән кечкенә оныгыбыз гына калды. Аның урта звенода вакытта гына миннән ярдәм сорап килгәнен хәтерлим, ә аннары нәтиҗәләрен генә күрсәтте, мөстәкыйль бала ул, - ди Валентина Шлемова.

- Мәктәпне тәмамлавыма, аңа "сау бул" дип әйтергә кирәклеккә әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Медальгә лаек булу бик күп тырышлык сорый торган эш. Минем уйлавымча, әгәр максат куеп, алга барсаң, аңа һәрвакыт ирешергә мөмкин, - ди 4нче гимназия белән хушлашучы алтын медаль иясе Ангелина Шлемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев