Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өметле яшьләр үз проектларын яклый

Кичә "Алабуга" махсус икътисади зонасына эшлекле визит белән Ачык хакимият мәсәләләре буенча Россия Федерациясе министры Михаил Абызов, хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Килгән кунаклар махсус икътисади зонадагы корпоратив университетның чыгарылыш студентлары белән очрашты һәм аларның проектларын тыңлады. Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 1600 претендент арасыннан сайлап алынган 25 студент 3 ай - февраль, март, апрель дәвамында Россия һәм чит ил компанияләренең предприятияләрен төзү һәм эшләтү тәҗрибәсен өйрәнделәр. Өченче агым, ягъни октябрь аенда буласы курс студентларын май аенда җыя башлаячаклар. Биредә теләге булган, чит телне камил белгән, стандарт фикерләү сәләте, укырга теләге булган һәм карарлар кабул итә белә торган һәркем белем алырга мөмкин.

Әлеге үзенчәлекле уку йортында белем алучы студентлар "Өч аю" коттедж поселогында бар уңайлыклары булган торакларда яшиләр, 13 мең күләмендә стипендия алалар, махсус икътисади зона белгечләре белән аралашып, тәҗрибә туплыйлар.

Курс рамкаларында катнашучылар сәнәгать проектларын тормышка ашыруның төрле аспектларын карадылар, маркетинг, стратегик идарә итү, җитештерү белән идарә итү буенча мастер-класслар үттеләр. Уку барышында студентлар махсус икътисади зонадагы эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үзләренең эзләнү-проектлары өстендә эшләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәгариф мәйданчыгының югары потенциалына басым ясады.

- "Алабуга" - үзенә җәлеп итә торган зона. Башта Яр Чаллы шәһәре алдынлыклы үсеш территориясе статусын алган иде. Бездә Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәген төзү планы бар. Шуңа күрә безгә халыкара системаны белгән югары квалификацияле мененджерлар кирәк. Сез биредә тормышта әһәмиятле булачак күнекмәләр аласыз. Без сезгә ярдәм итәчәкбез, - диде ул студентларга мөрәҗәгать итеп.

Түбән Кама шәһәреннән әлеге корпоратив университетка белем алырга килгән Алия Миннебаева махсус икътисади зона базасында меламин җитештерүне булдыру планын һәм концепциясен презентацияләде. Карбамидның чыганагы "Аммоний" заводы булыр дип фаразлана. Эшкәртүнең соңгы продукты - меланин - агач плитәләр һәм каплаулар җитештерүдә кулланыла. Меланинның кулланылышы үсү шулай ук машина төзелешендә дә күзәтелә. Меланин җитештерү проекты елына 40 мең тоннага кадәр продукт җитештерүне күздә тота. Инвестицияләрнең күләме - 150 миллион доллар тәшкил итә. Проектның авторы Алия 100 эш урыны оештырып, инвестицияләрне 5 елда кире кайтарырга ниятли.

- Мин бирегә эшкә урнашырга килгән идем, шунда корпоратив университет турында белеп алып, шансны кулдан ычкындырмадым, тәвәккәлләдем. Монда үткәргән өч ай - минем тормышымдагы иң вакыйгалы, иң кызыклы көннәр булды. Без үзебезнең проектларны эшләүдән тыш, Россия һәм чит ил бизнес-тренерларының лекцияләренә йөрдек. Кичләрен корпоратив уеннар уйнадык, ярышлар үтте, - ди Алия Миннебаева.

Корпоратив университетның беренче төркем чыгарылыш студентлары кунакларга үзләренең проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләрен күрсәтте. "Алабуга" тимер сервис үзәге проектын тумышы белән Волгоград шәһәреннән булган Александр Зайченко эшләгән һәм 2016 елда яклаган. Шул елның декабрь аенда булачак заводның нигезенә таш салынган. Укуын тәмамлагач, Александр Зайченко махсус икътисади зонага эшкә урнашкан һәм бу үзәкне төзүне җитәкли. Яңа завод автомобиль сәнгате өчен кирәкле корыч эшләнмәләр җитештерәчәк. Бу проект махсус икътисади зонада резидент катнашында эшләп килүче беренче проект булып тора. Объектны кулланылышка тапшыру 2018 елның 27 июленә билгеләнгән.

Михаил Абызов, чыгышларны тыңлаганнан соң, белем бирүнең бу форматын уңай бәяләде.

- Әлеге мәгариф мәйданчыгын үстерергә, яңа этапка чыгарга кирәк. Чыгарылыш студентларының күпчелеген бирегә эшкә урнаштыру өстендә эшләргә кирәк, белгечләр үзебездә калсын. Гомумән, бүген Татарстанда, өлешчә "Алабуга" махсус икътисади зонасында башкарылган эш төрләрен бар җирдә дә очрату мөмкин түгел. Бу - инвесторлар белән эшләү буенча иң яхшы региональ практика. Татарстанда чынга ашырала торган алымнарны Россиянең башка регионнарына да таратырга кирәк, - диде Михаил Абызов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев