Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өметләр өзелмәсен

Кешелеклелек, миһербанлылык, авыр чакта бер-береңә ярдәм итешү кебек сыйфатлар җуела язып, иң алгы планга акча, матди кыйммәтләр калкып чыккан заманда яшибез.

Кайчакта башбаштаклык дәрәҗәсенә җиткән тискәре күренешләрнең азынуын бигрәк тә өлкән буын вәкилләре кабул итә алмый. Алар кимлек-җитмәүчелеген дә, ачлык-ялангачлыгын да кемнәндер ишетеп яисә китаплардан укып кына түгел, ә үз җилкәләрендә татып белә, шуңа күрә алыш-бирешкә корылган мөнәсәбәтләрне берничек тә кабул итә алмый. Бу кыска гына язмада шундыйларның берсе, тормыш-яшәештәге кимчелекләрнең берсенә дә күз йоммаган, һәр күренешкә карата үзенең төпле фикерен әйтә белүче, 56 елдан артык гомуми хезмәт стажына ия (ни гаҗәп, бюрократ түрәләрнең битарафлыгы нәтиҗәседер инде, "хезмәт ветераны" таныклыгына ия түгел) Зиннәтуллин Мөнир Кәримулла улының җан авазына тиң мөрәҗәгатен гәзит укучылар хөкеменә дә җиткерәбез. Агаебыз җаваплы кемсәләрдән кайберәүләргә, гамәлдәге положение буенча пациентларга бушлай медицина ярдәме күрсәтелергә тиешлеге турында әйтеп караса да, бернинди файдасы тимәгән - дәваланган өчен, аннан акча сораганнар. Хәтере калган ветеран, хастаханәдә ятарга тиешле вакыты беткәнен дә көтмичә, керүенә алты көн дигәндә, чыгып та китә. Хәер, үзенә сүз бирик әле.
- 22 октябрь кичендә йөрәгем "кысып" алды. Минем инде моннан дүрт ел элгәре инфаркт кичереп, дәваланганым бар иде. Бу юлы да тагын шундый хәл кабатланмасын дип, хатыныч өйгә авылыбызның фельдшеры Алинаны чакырды, - дип сөйләп китте Мөнир Зиннәтуллин. - Фельдшерыбыз беренче ярдәм күрсәтү йөзеннән укол салу белән генә чикләнмәде, Алабугадан "ашыгыч ярдәм" чакыртты. Ул озак көттермәде, Хлыстовога тиз килеп җитте. Бу яктан Алина сеңелкәшкә дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләргә дә рәхмәт әйтәсе килә. Сүзем юк, алар үзләренә йөкләнгән бурычларын намус белән башкаралар, "скорый"дагыларның мине энә күзеннән үткәреп диагностика уздырулары шуның бер мисалы. Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә китерелгәч, кизү табиб Гөлнара Юнысова озак көттермәде, мине килеп карады һәм хәлемне җиңеләйтү өчен, система билгеләде. Бусына да рәтхмәттән башка сүзем юк. Тик менә икенче көннең иртәсендә палатабызга дәвалаучы табиб Василий Колесников керүе һәм миңа тәүлек әйләнәсендә һәр алты сәгать саен корсакка ясала торган укол кадаганга, дарулар өчен дә, әлбәттә, акча түләргә кирәк булачагын әйтүе мине шок хәлендә калдырды. Нишләп әле 80 яшьлек пенсионер башым белән дәваланган өчен акча түләргә тиеш мин?
- Бездә медицина бушлай бит, - диюемә, Колесниковның чыраена кадәр үзгәрде, тавышына тимер чыңы кертеп:
- У нас медицинские препараты больные покупают сами, - дип җавап бирде. Мин сүз көрәштерүдән файда булмаслыгын аңладым һәм, хәлем бераз җиңеләйгәч, 28 октябрьдә хастаханәдән чыгып, өйгә кайттым. Телевидение рекламасында еш кына "Акбарс-мед", "Чулпан-мед" полисларына ия булучыларны "әгәр сезне бушлай дәвалаудан баш тартсалар, безгә фәлән-фәлән телефон номеры буенча шалтыратыгыз" дип язалар. Белмим, әллә мин кешеләрен туры китерә алмадым, әллә рекламасы күз буяу өчен генә, аргы башта телефон трубкасын алучы булмады.
Хастаханәдә үзе белән килеп чыккан күңелсез күренешне авыру йөрәге аша уздырган ул, һәм кемгә генә барып моң-зарын сөйләсә дә, файдасызлыгын аңлап, кәгазь-каләмнән һәм туры сүзеннән башка булышыр коралы булмаса да, бәлки, нәкъ менә шуның өчен дә, җурналист һәм язучыга, ягъни миңа мөрәҗәгать итәргә булгандыр?
- Әүвәл район гәзитендә язып чык әле, аннары ТР Сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафинга сорауларымны ирештерергә ярдәм ит, - ди ил агасы. Мин иртәнге чык тамчысыдай чиста күңелле, һәр нәрсәгә ышанучан һәм һаман да гаделлек тантана итәсенә өметен өзмәгән ошбу затны гаять хөрмәт итәм һәм, аз булса да ярдәмем тимәсме дигән уйдан чыгып, ул сөйләгәнне язарга булдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев