Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Мөгаллимлек хезмәтемдә укучыларыма туган телебезнең асылын, онытылмаслык хәзинәсен җиткерәм»

Татарстан башкаласында «Ин яхшы татар теле hәм татар әдәбияты укытучысы» һәм «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсларының төбәк этабы узды. Шәһәребез данын «1нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»нең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Зимфия Илдарханова һәм 10нчы мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Артем Ким яклады.

Алабуга педагоглары әлеге зур бәйгенең җиңүчеләре булды. Артем Ким «Ел укытучысы-2020» конкурсында 2нче урынны алды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә лауреат исеменә Зимфия Илдарханова лаек булды.
Мамадыш районы Түбән Сон авылында туып-үсеп, үзенең 20 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган югары категорияле укытучы Зимфия Миннәхмәт кызы хезмәт юлын 2000 елда Алабуга шәһәренең 11нче татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрә. 2004 елдан үз эшчәнлеген 1нче гимназиядә дәвам итә. Бүгенге көндә дә, үз һөнәренә тугры булып, яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдә зур көч куя.
— Бала чагымда төрле hөнәрләр белән кызыксынсам да, югары сыйныфларда булачак hөнәрем турында җитди уйлана башладым. Туган телемә булган мәхәббәтем мине нәкъ менә шушы фән белән бәйләде. Татар телебез — иң бай, иң матур телләрнең берсе. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, югары белемле татар теле hәм әдәбияты укытучысы булдым. Без, туган тел һәм әдәбият укытучылары, укучыларда туган телебезгә, аның тарихына, гореф-гадәтләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү өчен, үз алдыбызга зур максат-бурычлар куябыз. 20 еллык хезмәтемдә укучыларыма туган телебезнең асылын, онытылмаслык хәзинәсен җиткерәм, аның бай тарихын төшендерергә тырышам.
Чын мөгаллим алган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, үз белемен күтәрү өстендә эшли, тормыш казанында кайный. Укытучы һәрдаим алга омтылып, заман белән бер сафта булып, эзләнеп яшәргә тиеш. Шул вакытта гына ул балаларны кызыксындырып, үзе укыткан фәнгә мәхәббәт уята ала. 
— Әлбәттә, дәресләр кызыклы, нәтиҗәле, укучыларга үтемле булсын өчен, укытучы hәрдаим үзенең hөнәри осталыгы өстендә эшләргә тиеш. Сонгы елларда Бөтенрәсәй күләмендә «Иң яхшы татар теле hәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе үткәрелә башлады. Бу бәйге мөгаллимне hөнәри яктан гына үстереп калмый, ә үз тәҗрибәсен башкаларга җиткерүче төп чара да. Минемчә, әлеге бәйгедә катнашыр өчен, ныклы әзерлек белән теләк кирәк. Шул ук вакытта ижади, креатив, заманча фикер йөртү дә бик мөhим.
Зимфия Миннәхмәт кызы әйтүенчә, әлеге бәйгедә ул беренче тапкыр катнашкан. Укытучылар башта районда, анда җиңүчеләр — зона этабында, иң яхшылары республикага узган. Республика туры үз эченә өч сынауны алган. Мөгаллимнәр ачык дәрес, мастер-класс үткәргән, ачык лекциядә катнашкан.
— Бәйге яшь укытучылар, шулай ук инде тәҗрибә туплаган укытучылар арасында да иң-иңнәрне күрергә мөмкинлек ача. Минемчә, укытучыга үзен һөнәри яктан үстерү өчен бик кирәкле һәм файдалы конкурс, зур үсеш. Татарстанның төрле шәhәр-районнарыннан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу бик ошады. Мондый бәйгеләр hөнәри яктан мөгаллимне тагын да үстерә, дәрәҗәсен күтәрә, үзенең хезмәтенә бәя бирергә ярдәм итә. Әлбәттә, үз өстеңдә эшләмичә генә булмый, зур тырышлык куярга кирәк. Конкурска ныклап әзерләнү өчен, бик күп вакыт һәм көч таләп ителә.
Зимфия Миннәхмәт кызы һәрдаим төрле бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар ала. Мондый зур җиңүләргә ирешер өчен, укытучыга күпме көч куярга, эзләнергә, күпме йокысыз төннәр уздырырга туры килгәнен ул үзе генә белә. Ә уңышларының серен мөгаллим аны һәрвакыт аңлап, хезмәтен һәм үзен хөрмәт итүче гаиләсендә, аңа һәрчак терәк, таяныч булган якыннары, туганнары янәшәсендә, туган телен яратып өйрәнүче шәкертләрендә, үз фәнен чын күңелдән яратуында һәм бердәм коллективта күрә.

Фотолар Зимфия Илдарханованың шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев